Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Хәтерсез Күке

Фәнис Яруллин

Сезнең җәй көннәрендә урманга барганыгыз бармы? Барганыгыз булса, мөгаен, агачтан агачка кунып, «Күк-кү! Күк-кү!» дип кычкыручы Күкене күргәнсездер. Әгәр аның тавышына игътибар итсәгез — анда ниндидер сагыш, моң, өзгәләнү, чакыру авазлары ишетерсең. Нигә өзгәләнә, нигә сагышлана икән соң Күке? Урманның барча кошлары эчләренә сыймаган шатлыкларын тирә-юньгә җыр итеп тараткан чакта, ни өчен Күке болай моңлана икән? Шушы соравыма җавап табарга теләп, беркөнне мин урманга киттем. Урман тып-тын иде. Җилләр, агач күләгәсенә сузылып ятып, мыш-мыш йоклый. Аюлар юкә балы белән тәмләп чәй эчеп утыралар. Куяннар, чәчәкле аланга җыелышып, сикерү ярышы уздырып яталар. Җырчы сандугачлар таң алдыннан бик каты сайрап арыганнар, хәзер, кипкән тамакларын чылатыр өчен, яфраклардан чык суы эчеп йөриләр. Бары тик күкеләр генә, әле бер агач башына, әле икенчесенә күчеп:  «Күк-кү! Күк-кү!» — диләр. Шунда мин иң матур, иң төз, иң биек каен башына кунган Күке янына килдем дә: — Әй Күке! Ни өчен болай моңаясың! Әйтергә яраса, миңа сереңне әйт әле. Минем тавышымны ишетеп, Күке кычкыруыннан туктады. Канаты белән күз яшьләрен сыпырып алды. Аннары болай диде: — Ничек инде мин моңаймыйм?! Эчем тулы сагыш бит минем. Сез, кешеләр, безнең сагышны аңламыйсыз. Безне башка кошлар оясына күкәй салган өчен гаеплисез. Балаларын үстерергә яратмый, дисез. Йә, кем инде үз баласын яратмасын? — Алайса, нигә соң чит кошларның ояларына күкәй саласыз? — дидем мин. — Хәтерсезлектән бу, — дип көрсенде Күке. — Хәтеребез бик начар безнең. Үз оябызны таба алмыйбыз. Аннары инде аптырыйбыз да башка кошлар оясына күкәй салабыз. Икенче күкәй салыр вакыт җиткәнче, теге кошның оясын да югалтабыз. Менә бермәлне безнең утырыр вакытларыбыз җитә. Әле анда сугылабыз, әле монда бәреләбез. Бөтен урманны бетереп, оябызны эзлибез. Арып-талып бетәбез. Шулай эзли торгач, агач башында бер оя күреп алабыз. Сөенә-сөенә, шунда кереп утырабыз, ләкин безнең сөенечебез озакка бармый, бу ояга йә берәр Саескан, йә Карга килә дә: «Бу нинди чакырылмаган кунак? Минем өемдә нишләп утырасың?» — дип тавыш куптара. Оятыңнан нишләргә белмичә, тизрәк моннан чыгып китү ягын карыйсың. Аннан инде икенче оя эзләп табасың, әмма аннан да сине куып җибәрәләр. Җитмәсә, әле кайбер кошлар сине урман алдында мәсхәрә итәләр. Оя ясарга иренәсең, балаларыңны теләсә кемгә ташлап калдырасың, диләр. Их, аңламыйлар безне, аңламыйлар. Кошлар гына түгел, кешеләр дә безне иң юньсез җан иясенә саныйлар. Ә безнең күңелебездә бернинди мәкер юк бит. Без: «Күк-кү! Күк-кү!» — дип, көннәр буе үзебезнең балаларыбызны чакырабыз. Тавышыбызны бер ишетмәсәләр, икенче ишетеп, яныбызга килерләр, дибез. Безнең дә үз балаларыбыз турында кайгыртасыбыз, аларның үскәннәрен, канат ныгытканнарын күреп сөенәсебез килә. Үз балаң турында кайгыртудан да ләззәтлерәк мәшәкать бармыни дөньяда! Күк- кү! Күк- кү! Шулай диде дә Күке очып китте. Озакламый ул икенче агачка кунып кычкыра башлады: «Күк-кү! Күк-кү!». Мин озак кына аның тавышын тыңлап тордым. Күңелгә әллә нинди сагыш, моң тулды. Үзем дә сизмәстән күзләремне сөртеп алдым. Хәзер инде миңа күкеләр турында начар уйлавым өчен оят иде.                                                              

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев