Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

"Яраткан почмак" Рөстәм Галиуллин /хикәя/

Туйдылар, тәмам туйдылар Фаяз белән Илнур балалар бакчасыннан. «Иртәгә бармыйм!» дип, өйләренә кайтып күпме генә еласалар да, көн саен барыбер илтәләр.Туйдырды, тәмам туйдырды аларны почмакта басып то...

Туйдылар, тәмам туйдылар Фаяз белән Илнур балалар бакчасыннан. «Иртәгә бармыйм!» дип, өйләренә кайтып күпме генә еласалар да, көн саен барыбер илтәләр.

Туйдырды, тәмам туйдырды аларны почмакта басып тору. Тәрбиячене генә күр син: әнә бит, Дамир да ашап бетермәгән, аңа бер сүз әйтми, Фаяз белән Илнурны исә хәзер шәйләп ала. Соң, булмагач булмый инде тәлинкәнең төбенә төшеп. Аптырагач, Фаяз боткасын өстәл астына бушатып караган иде. Ахыры тагын шул почмак белән тәмамланды... Ярар, монысына ничек тә түзеп була. Алда бит әле йокы сәгате... Уф, тагын ишетеп алды тәрбияче апалары пышылдашып яткан ике малайны.
Туйдылар, тәмам туйдылар Фаяз белән Илнур. Түземлекләре беткәч, качарга уйладылар. Бакчадан уйнап кергәндә, киез итекләрен чистартырга дип калдылар да, тәрбияче апалары күрмәгән арада, бөтен көчләре белән өйләренә илткән тыкрык буйлап йөгерделәр. Тик барыбер ычкына алмадылар. Сатлыкҗан дигән даны чыккан Дамир, аларны күреп, тәрбиячегә әйткән икән – Гөлфия апалары артларыннан куа чыкты. Ничә көннәр буе дулаган буран тыкрыкка кар салган, шуңа да ике дус әллә ни алдыра алмады: әле берсе, әле икенчесе кар көртләренә чумып, чыга алмый мышкылдашып бетте. Шул арада Гөлфия апалары килеп җитте дә, колакларыннан тотып, бакчага, тагын да дөресрәге, газиз почмакларына алып кайтып китте.
Фаяз белән Илнур икенче көнне тәртипле күренергә тырышты. Бүген, бәлки, почмакка да басмаслар кебек иде. Юк шул, тагын булмады. Йокы сәгатендә тышка чыгып керергә рөхсәт сорады Фаяз. Юлы тәрбиячеләрнең аш бүлмәсе аша иде. Өстәлдәге тезелеп киткән тәм-томнарны күргәч, авызына сулар килде аның. Тиз генә йокы бүлмәсенә кайтып, дусты Илнурга ишарәләр белән хәлне аңлатты. Этлеккә дигәндә, Илнурдан да маһир кеше юк. Аяк очларына гына басып, теге «тәмле» бүлмәгә юнәлде алар. Тәм-томны ашык-пошык авызларына озатканда:
– Карагыз әле бу нәни каракларны! – дип, кара тавыш куптарды аларны күреп алган мөдир Мәрьям апалары.
− Эх, көн бетте дигәндә генә...
Зур шкафның бер ягыннан Фаязның мышык-мышык килгәне ишетелде:
– Ичмасам, туйганчы ашый да алмадык... – Монысы шкафның икенче ягында басып торган Илнур тавышы иде.

Икенче көнне урамда уйнаганда, алар катгый карарга килде: ничек кенә булса да моннан качарга һәм мәктәпкә барырга. Анда йоклатмыйлар да, көчләп ашатмыйлар да икән.
Ике дус шул ниятне тормышка ашырырга да кереште. Иң уңайлы вакытны көтеп, тавышсыз-нисез генә мәктәпкә шылдылар. Икенче катта шау-шу ишетеп, шунда менделәр. Анда линейка бара икән. Берсен-берсе бүлеп кычкырган тавышлар ишетеп, алар якынрак елышты. Директор, завуч һәм укытучылар – барысы да бишенче сыйныфта укучы Фаязның абыйсы Саматны, Илнурның абыйсы Ильярны дәрескә йөрмәгәннәре, икеле алганнары һәм тәртипсез булганнары өчен пыр туздырып сүгә иде. Абыйларының башлары түбән иелгән, йөзләре кып-кызыл, күзләре өметсез. Моны күреп, Фаяз белән Илнурның котлары очты:
– Монда тагын да начаррак икән! – диде Фаяз.
– Ычкыныйк яхшы чакта, – дип өстәде Илнур.
Алар тиз генә бакчаларына элдерттеләр һәм мыштым гына инде төшләренә керә башлаган, керфекләрен йому белән күз алдына килеп баскан газиз, якын почмакларына барып бастылар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев