Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Яз турында шигырьләр

Яз турында шигырьләр

Яз килә

Мөнир Мазунов шигыре

 

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә.

 

Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк.

 

Көннәр җылы, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә, -

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

 

 

Кәккүк

Әхмәт Исхак шигыре

 

Якты яз җиткәч,

Яшел урманнан

Кәккүк тавышы

Яңгырый һаман:

Кәккәк! Кәккүк!

Кәккәк! Кәккүк!

Башка кошлар күк

Ул оя кормый,

Үстерми бала,

Җырлый да җырлый:

Кәккүк! Кәккүк!

Кәккүк! Кәккүк!

Ул чит ояга

Күкәйләр салган,

Эзли шуларны һаман:

Кәккүк! Кәккүк!

Кәккүк! Кәккүк!

 

 

Яз җыры

Гасыйм Лотфи шигыре

 

Язгы ташкын башлануын

Хәбәр итеп дөньяга,

Зәңгәр бозлар агып китте,

Зәңгәр сулы дәрьяга.

Шаулап акты гөрләвекләр,

Яуды ләйсән яңгыры.

Шәһәрләрдә, авылларда

Яңгырады яз җыры.

 

 

Язгы яңгыр

Гамил Афзал шигыре

 

Яшел язда дымлы иртә,

Тәрәзәмә яңгыр чиртә.

Тонык күкрәү соры күктә

Еракларга яңгыр китә.

 

Җылы яңгыр, язгы яңгыр

Рәхәт бирә уҗымнарга,

Күңелләргә өмет сала,

Гөлләр сибә болыннарга.

 

Алар җылы якта кышлаганнар

Гасыйм Лотфи шигыре

 

Кыйгак-кыйгак кыр казлары,

Бак-бак-бак үрдәкләр,

Кара карга, карлыгачлар,

Сыерчыклар, тургайлар,

Бакча яме – сандугачлар,

Урман күрке – күкеләр –

Барысы да кыш көнендә

Җылы якта булганнар.

Язлар җиткәч, карлар киткәч,

Үлән чыккач, җир кипкәч –

Озак очып, диңгез кичеп,

Тагын безгә килгәннәр.

- Кая таба очасыз? - дип

Сораучыга җавап биреп:

- Туганүскән илебезне

Бик сагындык! – дигәннәр.

 

Карлыгач

Габдулла Тукай шигыре

 

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,

Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара

Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар Карлыгачның балалары,

Чебен-черки тотып кайта аналары.

Карлыгачым ямьсез озын кара төндә

Каты йоклый оясында, алмый тын да.

Бер канатының астына тыга башын,

Уянмый ул, — бөтен кеше тавышлансын.

Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен,

Төн буена нинди каты җил исмәсен,—

Ни булса да, бары да бер аның өчен, —

Уянмый ул, селкетми дә борын очын.

 

Яз булгач

Нәкый Исәнбәт шигыре

 

Боз киткәч, җир кипкәч,

Сыерчыклар килгәннәр,

Ояларын күргәннәр.

Сайлап-сайлап йөргәннәр.

 

Мин ясаган ояны

Икесе бик яраткан.

Алмасын дип башкалар

Саклашалар чиратлап…

 

Сәлам биреп аларга

Ерактан ук сызгырам.

Сәлам биреп алар да

Шундый итеп сызгыра:

 

Хәтта миннән уздыра.

Боз киткәч, җир кипкәч,

Саф аяз көннәрдә

Китәрбез юл белән

Зәңгәрсу урманга.

 

Күбәләк куарбыз,

Чәчәкләр җыярбыз,

Шатланып җырларбыз

Күңелле булганга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев