Йолдыз Шәрапова шигырьләре

Танылган балалар шагыйрәсе Йолдыз Җамалетдинова-Шәрапова 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында туа. Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, “Сабантуй” газетасында эшли. Йолдыз апа балалар күңелен  нечкә тоеп иҗат итә. Йөгерек тел белән язылган шигырьләрендә юмор, гыйбрәт, моңсулык табигый рәвештә үрелеп бара.

 

Дачада

 

Дачабыз бар басуда.

Анда аяк басуга,

Тешли башлый чебеннәр,

Талый башлый черкиләр

Һәм тагын әллә ниләр.

Әллә соң сүз куешып:

«Рәхәтләнеп ял итәргә

Бирмибез сезгә!» – диләр.

Бака, кәлтә, еланнар,

Кырмыска һәм божаннар –

Эреле-ваклы бу җаннар,

Кемдер чакырган шикелле,

Бакчабызга тулганнар.

Тешли, куркыта, чага –

Мин бакчада бичара.

Алардан котылырга

Табыйм икән ни чара?!

Куамын, сугып карыйм,

Тик барыбер китмиләр.

Бабай әйтә: «Ник китик без,

Бу безнең өй бит!» – диләр. –

Урман-кырлар – табигать

Һәммәбезнең дә өе,

Без дә яшәргә телибез,

Тынычлыкта, беркөе.

Бүген бит без сездә түгел,

Үзегез бездә кунак.

Торма безне куып, кыйнап,

Кунак булсаң, бул тыйнак!»

 

Җырчы болын

 

Мондый да матур, шәп болын

Безнең авылда гына.

Җырлый-җырлый инеш ага

Болын яныннан гына.

 

Чәчәкләр инешнең җырын

Җәй буе тыңлап ятып,

Ятлап алганнар, күрәсең,

Мин дә тиз алдым отып.

 

Кыңгыраулар да кушыла,

Тотыналар чыңларга.

Сезне кунакка дәшәмен

Болын җырын тыңларга.

 

 

Авылны сагынганда

 

Кыңгыраулы бозауны

Авылда күргәнем бар.

Муеныннан кочаклап,

Өстендә йөргәнем бар.

Ә шәһәрдә бозау юк,

Ләкин бар бит...урындык!

Аңа кыңгырау тактым,

Менеп утырып “чаптым”.

Кыңгыраулы булса да,

Бозау түгел урындык...

Нигә безнең фатирда

Чын бозауга урын юк?

Соравым әле җавапсыз,

Шунысы – авыр.

Урындыгым чың-чың итә –

Сагындыра авыл...

 

 

Нигә?

Иртәдән алып кичкә

Әти-әниләр эштә.

Шуңа өйдәге эшләрнең

Күбесе безнең өстә.

Савыт-саба юабыз,

Су сибәбез гөлләргә.

Була кайчак булышырга

Теләмәгән көннәр дә.

Әнә, сеңлем эшләсен,

Юу ул – кызлар эше.

Савытлар юа димени

Минем күк егет кеше.

Ә сеңелем түземле,

Үти әйткән сүземне –

Табак-савытлар юа,

Юып, шкафка куя.

“Чылтыр-р-р!” төште ватылды...

Шулчак ишек ачылды –

Әнием кайтып керде,

Өйдәге хәлне күрде.

Мин сеңлемә күрсәтәм, -

Янәсе, ул гаепле,

Болай да минем өскә

Өяләр бар гаепне.

Сеңлем әле кечкенә,

Яше дә шул биш кенә.

Еламый түзә чакка,

Әни алды кочакка.

‒ Минем уңган кызым, - ди, -

Гомерең булсын озын, - ди.

Әй мактый, әй юата,

Аннан бирде кирәкне,

Миңа әрләү эләкте.

Имеш, мин ялкау малай.

Каян булганмын алай...

Аңлый алмыйм һич кенә,

Төшенә алмыйм берни.

Нигә сеңлемне мактады,

Мине әрләде әни?!

 

Яз

Язның иң күңелле ае –

Чәчәк исле җылы май.

Җиһан, яшел байрак тотып,

Бәйрәмгә бара бугай.

 

Гөрләвекләр дә ашыга,

Карап диңгез ягына.

Кошлар кайткан сагынышып,

Канатларын кагына.

 

Кая гына карасаң да,

Бәйрәм халәте җанда.

Шулай булмый – гөл-чәчәкле

Җәй көтеп тора алда.

 

Әни урамга чыгармый

 

Әни урамга чыгармый –

Йөз төрле сәбәп таба:

‒ Анда көчле җил исә, - ди,

Яисә яңгыр ява.

Яңгыр туктады күптән,

Җир инде кибеп беткән.

“Әнием, чыгыйм тышка!”

‒ Ярар, - ди, - кояш чыкса.

 

Мин кояшка ялынам:

Хәлләремә кер инде.

Урамда уйныйсым килә,

Әйдә, чык та көл инде.

 

Бер сүзем тыңламыйсың,

Инде ничә кат әйтәм.

Рөхсәт итмиме әллә

Сиңа да болыт-әнкәң?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Кызлар гимназиясе “Сабантуй” укый! Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 кызлар гимназиясендә белем алучылар – «Сабантуй» журналына актив язылучылар. 2022 елның беренче яртыеллыгына да гимназиядән 70 тән артык укучы альтернатив язылуда катнашты.
    87
    0
    2
  • Һәр көнең бәйрәм булсын! «Сабантуй» журналының декабрь саны белән һәр көнегез бәйрәмгә әвереләчәк! Чөнки бу санда якынлашып килүче 2022 елның иң күңелле бәйрәмнәре һәм истәлекле даталары тупланган.
    137
    0
    0