Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Йорт хайваннары һәм кошлары турында табышмаклар

Табышмак әйтәм, җавап тап!

Үлән ашый, май ташый.

(Сыер)

 

Кешенең дусты, йортның сакчысы.

(Эт)

 

Мыеклы да койрыклы,

Мендәр өстендә йоклый.

(Песи)

 

Йомры, йомшак соры йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә.

(Чеби)

 

Су төбенә төшә,

Чыланмыйча чыга.

(Үрдәк)

 

Канаты бар – оча алмый,

Аягы бар – йөзә алмый.

(Тавык)

 

 Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми.

(Кәҗә)

 

Кабара, кабара, кабара күк,

Кабарып пешкән икмәк күк;

Шыгай улы кунак күк,

Киенеп чыккан кияү күк.

(Күркә)

 

Тимерче дә түгел,

Балта остасы да түгел,

Үзе авылда беренче эшче.

(Ат)

 

Безнең өч дусыбыз бар:

Берсе ашата,

Икенчесе эчертә,

Өченчесе йорт саклый.

(Ат, сыер, эт)

 

Койрыгыннан мөгезе озын.

(Кәҗә)

 

Бәләкәй генә буйлы,

Әйләндереп кигән тунлы.

(Сарык)

 

Кечкенә генә татар,

Язын тунын сатар.

(Сарык)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев