Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Заманча ноу-хау

Алинә Бикмуллина

Азатның беркайчан да шултикле почмакта басып торганы юк иде – 4 сәгать торды, ык та итмәде. Итәрсең монда! Чиреккә әдәбияттан чыгасы «2»ле өчен өйдәгеләр тарафыннан бирелгән иң җиңел җәза иде бу. Әтисе янәшәдә генә компьютердан ниндидер эшлекле семинарда катнашты, тавыш-тының чыкса, башкача сөйләшербез, дип йодрык кына күрсәтте. 

Почмакта торуның да файдасы булды үзе – тормыш өчен кирәкле әллә нинди заманча ноу-хаулар ясап яталар икән дөньяда. Әтисенең семинары нәкъ шул хакта иде. Ясалма фәһем, ягъни нейрочелтәр дигән яңа табыш рәсемен дә ясый, мисалын да чишә, хәтта үзе китап та яза башлаган, ди. Азатның исе-акылы китте. Әти-әнисе чәй тирәсендә кайнашканда, гаилә башлыгының ачык калган ноутбугыннан видеоларны үзенә йөкләп алды да бер төндә барысын да өйрәнеп чыкты. Планнар зурдан иде!

Белем файдалы булсын өчен, аны тормышта кулланырга кирәк, ди әтисе. Менә Азат та тизрәк кулланып карарга булды. «2»ле чәпәргә торган Энҗе Фарисовнага ялларда беренче нейрохат язып салды: «Азатыбыз «2»ле өчен бик борчылды, инде ашамас булды». Дәрестә узган соңгы темаларны шартлаттырып сөйләгән видеосын да беркертте. Анысы бигрәк уңайлы икән – теләсә нинди видео йөкләп, китап текстын программага кертәсең дә теге нейрочелтәр дигәннәре синнән коеп куйган вундеркинд ясый да куя... Озак та үтмәде укытучыдан: «Гафу итегез, баланы ача алмауда минем гаеп бардыр», – дигән җавап килде. 

Шушы көннән Азат юлында очраган һәркемне телефонына төшерә-яздыра башлады – ясалма фәһемне шуннан башка эшкә җигәм димә! 

Күптән ачуын китергән отличник Ландыш нейрочелтәрнең икенче корбаны булды, Азат аңа директор исеменнән видеосәлам юллады:«Мәктәп диварындагы «Безнең горурлык» стендыннан  синең фоторәсемне алып куярбыз дип торам. «5»легә уку гына җитми, киң күңелле, кешелекле дә булырга кирәк. Сыйныфташың Азат тагын бер ел утырып калырга тора, ә син эгоистларча һаман үзең өчен генә тырышасың. Йомшаграк иптәшләреңә булышырга кирәк». Шул көннән Ландыш Азатка бөтен өй эшләрен күчертә, контроль эшләрдә аныкын да эшләп бирә башлады...

Азатның бар дөньясы 180 градуска үзгәрде дә куйды – отличник булырга да күп калмады монда! Ә беркөнне, көтмәгәндә-уйламаганда, мәктәпнең игъланнар тактасында яңа бәйге турында мәгълүмат барлыкка килде. Мәктәп турында иң шәп әкият язучыга бүләккә – соңгы айфон, ди. Бер генә түгел, дистәләгән матур әкият яздырды Азат нейрочелтәргә. Һәм барысын да уптым-илаһи шул ук көнне конкурс почтасына юллады. Җавап хаты да көттермәде: «Сез – абсолют җиңүче! Бүген 14.00 сәгатьтә директор кабинетында көтеп калабыз».

Директор кабинетына керер алдыннан янә телефонын кабызды Азат – гомердә беренче тапкыр бәйгедә җиң дә, тантананы телефонга төшермә ди инде! Әниләре ышанмас тагын! ...Тик видеоязмалар кирәк булмады – директор бүлмәсендә өйдәгеләр дә, отличник Ландыш та, укытучы апасы, хәтта полиция хезмәткәре дә утыра иде. Имәндә икән чикләвек дип уйлап, тизрәк таярга ымсынган иде, әтисенең чытырдатып кыскан йодрыкларын күргәч, коелды да төште. Бүген өйдә малайны яңа «тәрбияви ноу-хаулар» көтәчәге көн кебек ачык иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев