Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Гаилә турында шигырьләр

15 май – Халыкара гаилә көне

15 май – Халыкара гаилә көне

Безнең гаилә

Габдулла Тукай

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —
Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

 

Энекәш кирәк миңа!

Роберт Миңнуллин

Сезгә рәхәт! Берегез дә
Минем хәлдә түгел сез.
Беләсезме, өйдә миңа
Кызык түгел, күңелсез.
Елыйсы да килә кайчак,
Уйлап ятам-ятам да:
Юк шул минем абыем да,
Юк шул минем апам да,
Сеңелем дә, энем дә.
Бергә-бергә уйныйсым
Бик тә килә минем дә.
Ә күршеләр гөр килә;
Уйныйлар-шаяралар.
Алар күп шул, күмәк шул,
Шуңа да шаян алар.
Бер иптәш кирәк миңа,
Энекәш кирәк миңа!
Яратыр идем мин аны,
Хәтта елак булса да.
Бакчага да илтер идем,
Хәтта ерак булса да.
Энем белән мин урамга
Уйнарга чыгар идем.
Әгәр мине тыңламаса,
Ничек тә чыдар идем.
Әтиләр бит ничә кабат
Алабыз дип алдыйлар.
Бердәнбер малайларына
Бер энекәш алмыйлар.
Күңелсез өйдә миңа,
Уенчык нигә миңа?!
Бергәләшеп уйнарга
Бер иптәш кирәк миңа.
Берәү генә булса да,
Ямьсез генә булса да,
Елак кына булса да,
Энекәш кирәк миңа!

 

Җирдә миңа ни кирәк?

Шәүкәт Галиев

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк!

 

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай, туган тел кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган-үскән ил кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин Җир кирәк!

 

Минем гаиләм

Зәкия Туфайлова

Аш кашыгы – агачтан,

Чәй кашыгы – көмештән.

Җиз самавыр кайнап тора –

Суы - изге инештән.

Әбием һәм әнием

Безгә бәлеш пешергән.

Бәлеш уңган, күрәсең,

Өйгә тәмле ис тулган.

Әби-бабай, әти-әни,

Мин, нәни кыз, Наилә.

Менә нинди сокландыргыч

Безнең матур гаилә!

 

Әни

Роберт Миңнуллин

Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!

Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен, әни кирәк!

Усаллардан яклар өчен, әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк!

Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк!

 

 

Дәү әнием

Әминә Бикчәнтәева

Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел ул

Ул минем дәү әнием.

Ак ефәктәй чәчләрен

Ул тарап куя үреп,

Чисталыкка өйрәнәм

Мин дә аңардан күреп.

Мин бакчага киткәндә,

Озатып кала мине,

Кайтканда каршы ала,

Бигрәк тә әйбәт инде!

Кызыклы әкиятләр

Сөйли кичләрен безгә,

“Бәбкәм”, – диеп иркәләп

Эндәшә үзебезгә.

Күзлексез күрмәсә дә,

Таяксыз йөрмәсә дә,

Җитмеш яше тулса да,

Бик картайган булса да,

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә,

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

Җылы оек , бияләй

Бәйли безгә көз җиткәч.

Мин дә аңа бүләкләр

Алырмын үсеп җиткәч.

Өйдә аны һәммәбез

Яратабыз, сөябез:

– Син бик кадерле безгә,

Озак яшә, – диябез.

 

 

Әти ‒ гаилә башлыгы

Вәсимә Хәйруллина

Әти эштән кайтып керсә,

Өйләр китә яктырып.

Көне буе сагынгандыр,

Ул да кайта атлыгып.

Хәлне сорый баштан сыйпап,

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән әти дә,

Гел елмаеп сөйләшә.

Барыбызга да булыша,

Үзенең дә күп эше.

Әнигә, миңа, сеңлемә

Әти – иң кирәк кеше!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев