Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

22 гыйнвар – попкорн көне.

Попкорн 1912 елдан бирле сатыла. Төньяк Америкада һәм Европада кинотеатрларда традицион кабымлык булып тора.

Хәзер һәр кинотеатрда диярлек попкорн сатыла торган урын бар.

Гади кукуруздан попкорн ясау мөмкин түгел. Попкорн ясау өчен махсус  – шартлаучы кукуруз сортлары гына кулланыла. Шартлаучы кукурузның гадәти кукурузныкына караганда бик нечкә булса да, күпкә катырак һәм бераз пыяласыман тышчасы бар. Мондый орлыкларда крахмал белән бер тамчы су бар. Әзерләгәндә су җылытыла, парга әверелә һәм ул эчтән бөртекләрне ерта.

Попкорнда натрий, фосфор, марганец, цинк, тимер кебек микроэлементлар бар. Әгәр дә попкорнны үзегез, өстәмәләрсез әзерләсәгез, тәм-том организмга файда гына китерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев