Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Айболит, Бармалей һәм башкалар

31 март ‒ Корней Чуковскийның туган көне

31 март ‒ Корней Чуковскийның туган көне

         Рус язучысы  Корней Чуковскийның  "Айболит", "Мойдодыр", "Муха-Цокотуха", "Бармалей" кебек әсәрләрен күбебез кечкенәдән яратып укыйбыз, шул әсәрләргә нигезләнеп эшләнгән мультфильмнар карыйбыз. Алар шул кадәр кызыклы, бик тиз истә кала. Чуковский ‒ чын мәгънәсендә балалар язучысы. Шулай ук әдәбият белгече, тәнкыйтьче, мәгърифәтче һәм тәрҗемәче дә.

         Корней Чуковский 1882 нче елда Санкт-Петербургта туа. Бала чагында аңа бик күп эшләргә туры килә. Булачак язучы сату өчен балык тоткан, афишалар ябыштырып йөргән,  газеталар тараткан һәм... Австралиягә китү турында хыялланган. Шушы хыялын тормышка ашыру өчен, үзлегеннән инглиз телен өйрәнә.                  

         Беренче язмалары "Одесса хәбәрләре" газетасында басыла. Балалар өчен бик күп әкиятләр, шигырьләр иҗат итә. Үзен ул "әкиятче" дип йөртә. Шунысы әһәмиятле: әсәрләре язылганга байтак вакыт узса да, бүген дә актуаль, аларны балалар әле дә яратып укый.

         Чуковский билгеле бер кагыйдәләргә таянып яшәгән. Мәсәлән, көн саен кичке сәгать тугызда йокларга яткан, ә иртәнге биштә йокыдан торган, вакытын бер генә дә бушка уздырмаган. Ул 62 ел буе иҗат иткән. Басылып чыккан китаплар саны буенча рус язучылары арасында беренче урында тора.

Корней Чуковскийның Переделкинодагы дачасы урынында 1994 елда мемориаль музей ачыла. Монда барысы да аның кул җылысын саклый,  язучы йортындагы интерьер үзгәрешсез калган. Чуковский китапханәсендә Анна Ахматова, Александр Твардовский, Василий Розанов автографлары саклана. Шулай ук, музейда язучы янында еш кунак булган Александр Солженицын бүләкләрен дә күрергә була.

Фотода – К.И.Чуковский мемориаль музее.

 

Фотолар ru.wikipedia.org һәм kancnika.ru сайтларыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев