Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Балаң сулагай булса...

13 август – Халыкара сулагайлар көне

13 август – Халыкара сулагайлар көне

Сулагайлар жир шарындагы халыкның 10 процентын тәшкил итә. Шулай да алар арасында сәләтле һәм үзенчәлекле шәхесләр күп.

Инде күптән сул кулы белән уйнарга, ашарга өйрәнгән баланы уң кулына өйрәтү дөрес түгел дигән фикер яши. Мондый баланы тәрбияләүнең дә үз яклары бар. Кайбер киңәшләрне тәкъдим итәбез:
1.​ Кайсы кул – уң, кайсы – сул икәнен искә төшереп торыгыз
Сулагай балага моны аңлау кыенрак. Шуңа, сул кулына сәгать, беләзек тагарга була. Аның белән балага ориентлашырга уңайрак булачак.
2.​ Баланың сулагай булуына басым ясамагыз
Бала үзен яшьтәшләре арасында чит хис итмәсен. Сез – бу очракта, аның төп ярдәмчесе. Балагызга артык сиздерми генә авырлыкларны җиңәргә булышыгыз. Мәсәлән, күршесенең уң кулы комачауламасын өчен, укытучысына баланы партаның сул ягына утыртырга куша аласыз.
3.​ Ике кул белән дә эшләргә өйрәтегез
Моны сулагай балага кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Бу сул кулның өстенлеген бетерү дигән сүз түгел. Ике кул белән башкара торган төрле гамәлләр, мәсәлән, туп белән, музыка уен коралларында уйнау ярдәм итә ала.
4.​ Кечкенә сулагайны ашыктырмагыз
Ул һәрвакыт әкренрәк булыр. Ашыктыру, кычкыру урынсыз.
5.​ Өйрәнгәннәрне кабатлап һәм ныгытып торыгыз
Белгечләр сулагайларга белемнәрне системалаштыру мөһимлеген исбатлаган. Уңагай, кайбер нечкәлекләргә игътибар бирмичә, дәрес темасын истә калдыра алса, сулагай өчен бу мөмкин түгел. Һәр яңа материалны этаплап өйрәнеп, кабатлап барырга кирәк.
6.​ Сулагайның уку урынын дөрес оештырыгыз
Яктылык һәм уку китаплары уң якта булырга тиеш.
7. Баланы сызым һәм кагыйдәләр буенча өйрәтегез
Мәсәлән, бирем эшләү кагыйдәләре сызымын яки эшләү этаплары белешмәлеге ясагыз.
8.​ Мәктәп материалын өйдә дә кабатлагыз
Сыйныфта балалар күп булганда, һәр балага да аерым игътибар җитеп бетмәве бар. Өйдә кайбер материалларны үзегез аңлатырга әзер булыгыз.
9. Язуга игътибар бирегез
Язарга өйрәнү сулагайга авыр бирелә. Аларны сулдан-уңга язарга өйрәтү мөһим. Эчтәлекле сурәтләр, уен шакмаклары кулланырга була.
10.​ Укыганда, китап кыстыргычы кулланыгыз
Сулагай балага тексттагы юлларны карап бару һәм эзлеклелекне югалтмау авыр. Шуңа, бу эшне укыласы юл астына кыстыргыч яки линейка куеп җиңеләйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев