Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Балага нәрсә ашатырга?

2 июнь – Сәламәт туклану көне

2 июнь – Сәламәт туклану көне

Еш кына: “Әз генә ярый инде, зыяны булмас әле”, - дип, балага газлы эчемлекләр, артык баллы ризыклар, чипсы кебек ризыклар тоттырабыз. Янәсе, сабыйларның күңелен күрәбез, шатландырабыз. Тик моның ахыры аяныч тәмамланырга да мөмкин.

Үсеп килүче организмга күп энергия кирәк, чөнки бала күп хәрәкәтләнә. Шуңа да аның төрле витаминнар, минераллар, микро- һәм макроэлементларга бай ризыклар белән туклануы мөһим. Витаминнарга бай продуктны организм җиңелрәк үзләштерә. Ә иң күп витамин - алдан эшкәртелмәгән ризыкларда.

  • А төркеменә керүче витаминнар диңгез ризыкларында, бавыр, сыр, йомырка, кишер, цитруслы җиләк-җимешләрдә күп.
  • В төркеменә керүчеләре йомырка, ит, сөт, сыр, балык, чикләвек, гөмбә, дөге, кайбер җиләк-җимештә, яшел төстәге яшелчәләрдә бар.
  • Д витамины булган продуктларга сөт, диңгез ризыклары, бигрәк тә майлы балыклар керә.
  • Е витамины төрле үсемлек майларында, чикләвектә, груша, алма орлыкларында бар.
  • С витаминына исә, нигездә, җиләк-җимеш, яшелчәләр бай. Аеруча ул сырганак, гөлҗимеш, кара карлыган, лимонда күп була.

Балык майларына аерым игътибар бирергә кирәк. Балык мае майлы кислоталар, А һәм D витаминнары запасы белән дан тота, ул кан тамырларын ныгыта, баш миенең эшен яхшырта, игътибарлылыкны арттыра, күзләргә һәм кальций үзләштерүгә уңай йогынты ясый.

Сәламәт туклануда иң мөһиме – ризыкларның төрле булуы. Балалар ит ризыклары да, үсемлек продуктлары да ашарга тиеш. Үсемлек, сөт, майсыз азык-төлеккә генә басым ясарга ярамый. Үзенчәлекле диета баланың үсешен бозарга, тән массасының артуы, авитаминоз яки башка авырулар китереп чыгарырга мөмкин.

Шулай ук тиешле күләмдә су эчүгә дә игътибарлы булу кирәк. Бигрәк тә эссе һавада яки спорт белән шөгыльләнгәндә организга су җитәрлек булырга тиеш. Иң яхшысы - чиста су эчү. Газлы сулардан ерак тору мөһим. Татлы, баллы ризыкларны да уртача күләмдә генә куллану зарур. Баллы ризыклар белән артык күп мавыгу кариес китереп чыгара. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга кирәк.

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, ди халык! Шуны онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев