Бер үтүккә – бер көтү

6 июнь – үтүк көне

Үтүкнең кешелек тормышына үтеп керү тарихы 1636 елга ук барып тоташа. Безнең эрага кадәр IV гасырда Борынгы Грециядә киндер тукымадан эшләнгән киемнәрне уклау сыман тимерчыбыклар белән тигезләгәннәр. Шулай ук киемнәрне кызган кайнар таба белән үтүкләүләре билгеле. Беренче үтүк турында мәгълумат 1636 елның 10 февралендә  хан сараеның чыгымнар кенәгәсендә телгә алына. 10 килограмм авырлыктагы таш үтүкнең бәясе 5 алтын торган.

XVIII гасырда капкачын ачып күмер сала торган үтүкләр популярлашып китә. Әлеге төр үтүкләрдә күмер яхшырак янсын өчен ян-як тишемнәренә вакыт-вакыт өреп торырга туры килә. Соңрак корпусларында газ баллонына тоташу өчен металл торба беркетелгән үтүкләр пәйда була. Шулай ук керосин лампасына охшаш спиртлы үтүкләрнең булуы да билгеле, ләкин ул халык тормышына артык үтеп керә алмый. Бер спиртлы үтүк бәясенә бер көтү сарык алып булган.

VII-VIII гасырда Россиядә киемнәрне уклауга яки шома таякка төреп, сырлы такта (сырлы бәләк) өстенә тәгәрәткәннәр. Озак еллар үтүк бары тик байларда гына булган. Бары тик XX гасырда гына электр үтүге барлыкка килә. 1903 елда америкалы Эрл Ричардсон беренче электр үтүген тәкъдим итә. Ә ике елдан ул үтүкнең яңа вариантын уйлап таба. Хәзер аларның ниндие генә юк! Ул - һәр йортта кирәкле җиһаз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: