Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Чәчкәләрнең нигә кирәге бар...

10 сентябрь – төрле төстәге чәчәк бәйләмнәре көне

10 сентябрь – төрле төстәге чәчәк бәйләмнәре көне

Бактың исә, чәчәкләр буенча да йолдызнамәләр була икән. Үзегезгә нинди чәчәк туры килүен карагыз әле.

Кучкар йолдызлыгында туучылар якты төстәге чәчәкләрне үз итәчәк. Кызыл, кызылт-сары төстәге розалар, гладиолуслар, маргаритка кебек чәчәкләр аларның холкына туры килә. Иң мөһиме букетны бизәүгә игътибар итәргә, бизәгәндә ачык аксессуарлар кулланырга кирәк. Ә ромашка, георгин, астралар кучкарларның күңеленә хуш килми.

Үгезбозауларны йомшак төстәге хризантемалар, герберлар, гладиолуслар белән сөендерү җиңел. Шулай ук алар кыр чәчәкләрен дә үз итәләр. Лалә, калла, орхидеяләр бүләк итәргә ашыкмагыз.

Игезәкләргә чәчәк букеты сайлавы бик җиңел. Иң мөһиме – букеттагы бутоннар саны 7 яки 21 булырга тиеш. Сары, ак, шәмәхә төстәге теләсә кайсы чәчәкне игезәкләр куанып кабул итеп алачак.

Кысла йолдызлыгында туучылар – нечкә күңелле кешеләр. Шуңа да аларга гөлчәчәк, калла, умырзая, мәк кебек чәчәкләрдән ясалган композицияләр ошый. Җылы төстәге пион, хризантема һәм кашкарый кысла йолдызлыгындагы гүзәл затларны илһамландыра.

Арысланнар сары яки кызыл, ал төстәге кыйммәтле букетларны үз итә. Алар өчен чәчәк бәйләмендәге аерым аксессуарлар мөһим урын алып тора, алар гадәти буларга тиеш түгел. Үзенчәлекле итеп, мәсәлән, чәчәк бәйләмен кәрҗингә, махсус тартмаларга урнаштырып, яфракларга матур сүзләр язып бүләк итсәң, арысланнар канәгать калачак.

Кызлар классик композицияләргә мөкиббән. Зәңгәр, яшел, алсу  төсләр нәкь менә аларныкы. Кызлар чәчәкнең тышкы күренешенә генә түгел, ә исенә дә игътибар итәләр. Астра, лилия, кыңгырау чәчәкләрен үз итәләр.

Үлчәү йолдызлыгындагы туташ-ханымнарга кызыл һәм сары төстән кала, башка төстәге чәчәк бәйләмен бирергә була. Иң мөһиме артык көчле исле булмаска тиеш.

Чаяннар зур эре чәчәкләрдән торган зәвыклы букетка шат булачак. Сары, кызыл, шәмәхә төсләрдән төрган композиция бүләк итсәгез, алардан да бәхетле кеше булмас. Ә георгиннар, киресенчә, чаяннарның кәефен төшерә.   

Укчы йолдызлыгындагы гүзәл затларга лалә, кашкарый кебек гади генә чәчәкне дә бүләк итәргә була. Тик букет бай һәм матур итеп бизәлгән булырга тиеш. Бәйләмдәге төсләр палитрасы да төрле булса, укчылар моны югары бәяли.

Кәҗәмөгезләр артык купшы чәчәк бәйләмен өнәми. Ул гади, тик зур, матур, тыгыз бутоннардан торган чәчәкләрдән төзелгән булырга тиеш.

Сукоярларны гадәти букет белән шаккатырып булмый. Аларга чәчәк сайлаганда, оригиналь чәчәкләр сайларга кирәк. Төсләр гаммасы да гадәти булмаска тиеш.

Балыклар ак төсләргә өстенлек бирә. Ак хризантема, гладиолус, гиацинт кебек чәчәкләрдән торган букет балыкларга күтәренке кәеф бүләк итә. Лалә һәм гербер чәчәкләреннән ерак торуыгыз хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев