Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Чәйләрегез тәмле булсын!

12 гыйнвар – кайнар чәй көне

12 гыйнвар – кайнар чәй көне

 

“Чәй эчәбез бал белән,

Бала-чагалар белән...”

Бу шигырьне хәтерлисездер, шулай бит? Чәйгә багышлап язылган шигырь-җырлар шактый халкыбызда. 

Бу эчемлек – Җир йөзендә иң киң таралганы. Бүген аның меңнән артык төре билгеле. Кара һәм яшел, сөтле яки лимон белән, баллы яки үлән чәе... Саный китсәң, бигрәк күп.

Чәйнең туган җире – Кытай. Монда аның махсус йоласы да бар. Борынгы заманнарда чәйне дару буларак кына кулланганнар. Бары 700нче елларда гына аны көн саен, болай гына эчә башлаганнар. Россиягә исә ул, гомумән, 17нче гасырда гына килеп ирешкән.

Ел саен дөньяда 3 миллион тоннадан артык чәй җитештерелә. Аның 75 процентын кара чәй алып тора. Шунысы кызык: Кытайда кара чәй эчүчеләр сирәк. Чәйнең туган ягында яшеленә өстенлек бирәләр. Аны кайнар килеш, шикәрсез эчәләр.

Чәй кандагы шикәрне нормальләштерә, стресс китереп чыгаручы гормоннарны киметә, төнлә тәмләп йокларга булыша. Шуңа да без сезгә, чәй эчегез һәм сәламәт булыгыз, дип телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев