Дуслык турында 5 факт

9 июнь - Халыкара дуслар көне
Дуслык турында кызык фактлар:
* Француз галимнәре фикеренчә, хәтта акулалар арасында да дуслык бар. Аларның кайберләре, башкалардан читләшеп, гел бергә йөри икән.
* Психологлар оялчан, үзләрен беркадәр сәер тоткан кешеләрне өйрәнгәннән соң, шундый нәтиҗәгә килгән: алар белән дуслашырга теләүчеләр гадәттәгедән күбрәк була. Үзләрен сәер тотулары белән алар башкаларның игътибарын җәлеп итә.
* Хайваннарда, нәкъ кешеләрдәге кебек үк, дуслыкның нигезен кешенең үз фикерендә тора белү һәм фикердәшләрне туплый алу сәләте тәшкил итә.
*1893 елда франция астрономы О.Шарлуа диаметры 19.13 километр булган вак астероидка тап була. Ул аңа Амицития (лат. Amicitia) исемен бирә. Рус теленә тәрҗемәдә ул "дуслык" дигән сүз.
* Галимнәр фикеренчә, дуслар белән күрешү сәламәтлек өчен бик яхшы. Дусларча аралашу вакытында кеше организмында гормональ фон яхшыру, нигезсез борчулар кими.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Сабантуй» «милли сәяхәткә» чакыра «Сабантуй» журналы 2021 елны яңа сәхифәләр белән каршылый.
-
Агу ашамыйбызмы? Кассага юл тотар алдыннан кәрҗингә нинди ризыклар җыйганыбызга игътибар итик әле.
-
Күзеңә карыйм әле! Кешенең күзләренә карап, аның холык-сыйфатларын белергә була.