Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Футбол турында нәрсә беләсең?

19 июнь – Бөтендөнья балалар футболы көне

19 июнь – Бөтендөнья балалар футболы көне

Футбол диюгә, һәркем сүзнең нәрсә турында барганын яхшы аңлый! Футбол ‒ уйнау өчен иң уңайлы спорт төрләренең берсе. Тубың булса, берни кирәкми. Капканы җиргә сызып билгелисең дә яланаяк йөгерәсең! Хәзер бу беркадәр сәер тоелса да, чынлыкта, күп кенә данлыклы футболчылар бу уенга үзләре үскән ишек алдында яланаяк туп тибеп өйрәнгәннәр.

 

Әйтик, XX гасырның иң яхшы спортчысы булып табылган Пеле кушаматлы легендар Бразилия футболчысы Эдсон Арантисду Насименту  футбол серләренә әтисеннән төшенә. Озак вакыт аның тренировкалары күрше малайлары белән үзләре ясаган тупны тибеп йөрүдән гыйбарәт була. Пеле ‒ өч тапкыр дөнья чемпионы булган бердәнбер футболчы.

 

Дөньядагы иң озын футбол матчы 36 сәгать дәвам иткән. 2009 елның 11-12 апрелендә оештырылган бу уен Бөекбританиядә “Лидс Бенджерс” һәм "Бристоль" футбол академияләре командалары арасында узган. Уен 285:255 исәбе белән тәмамланган. Лидсның һөҗүмчесе Адам Макфи 75 гол керткән. Командаларда 18шәр уенчы булган.

 

Футбол тарихында иң сәер уеннарның берсе 149:0 исәбе белән тәмамлана. Уенның сәерлеге исәпкә бәйле дә инде. Әлеге уен Мадагаскарда уза. Биредә  "АС Адема" командасы илнең югары лигасында чыгыш ясаучы "Стейд Олимпик Эмиран" командасын җиңә. Җиңелеп баручылар, ачудан, үз капкаларына туп кертә башлый. Уен тәмамланганчы 149 гол кертергә өлгерәләр.

Рәсми төстә футбол дөньяның алты илендә тыелган. Алар арасында Гренландия дә бар. Биредә футбол уйнарга чирәм юк икән.

Дөньядагы иң зур футбол стадионы Төньяк Кореяның башкаласы Пхеньян шәһәрендә урнашкан. “Беренче май” исемен йөрткән аренада берьюлы 150 мең кеше уенны тамаша кыла ала.

Бразилия – футбол буенча барлык дөнья чемпионатларында катнашып килә торган бердәнбер ил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев