Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Иң файдалы бөҗәк

20 май – Бөтендөнья бал кортлары көне 

20 май – Бөтендөнья бал кортлары көне 

Бу - заманча умартачылыкка нигез салучы Антон Яншиның (1734-1773) туган көнендә билгеләп үтелә торган халыкара бәйрәм.

Бал кортлары кешелек белән һәрчак тыгыз бәйләнештә булган.   Археологлар фикеренчә, алар җирдә моннан 40 миллион еллар элек барлыкка килгән. Бал кортлары шөпшәләрнең үзгәрүеннән килеп чыккан дип санала.  Бал кортларының ватаны -  Көньяк Азия.  Җир йөзендә аларның 20 мең төре билгеле. Арктикадан кала, алар барлык континентларда да яшиләр.

Бәләкәй генә бал кортына 100 грамм бал ясау өчен 46 мең километр юл үтәргә кирәк. Үзе кечкенә генә булса да, бал кортының башы зур, ул төкләр белән капланган. Бал кортларының 6 аягы бар. Бу аяклар аңа йөрер өчен генә түгел, ә төрле эшләр башкару өчен эш коралы булып та хезмәт итә. Аяклары белән ул чәчәк серкәсе җыя. Дүрт канаты ярдәмендә бал кортлары бик яхшы очалар. Кортларның бөтен тәне йон белән капланган. Аларны ул кыш көне салкыннан саклый.

Бал кортлары эшчән булудан тыш, ис сизү буенча да иң алдынгылардан. Кешегә караганда исне мең тапкыр яхшырак тоя, чәчәкләр исен 1 километр ераклыктан ук сизә башлый. Көнгә 1 бал корты 7 мең чәчәккә куна. Умарта кортлары күмәк булып яшиләр. Бер күчендә меңләгән эшче корт, зуррак бер ана корт һәм аз санда ата кортлар, соры кортлар була. Ана корт җәй буена йомырка сала һәм, шул рәвешле, күч сан ягыннан тиз арта. Эшче кортлар төрле эш башкаралар: кәрәзләрне чистарталар, корт балаларын ашаталар, ояны саклыйлар һәм бал табалар.

Бал кортының сәламәтлек өчен файдалы икәнен борынгылар электән үк белгән. Мәсәлән, Борынгы Кытайда балны төрле авыруларга каршы дару буларак кулланганнар һәм корт чактырып дәвалауны да киң файдаланганнар. Борынгы Мисырда бал белән күз авыруларын, яралы һәм пешкән урыннарны дәвалаганнар. Аристотель, Гиппократ, Вергилий, Демокрит, Пифагор һ.б. акыл ияләре бал ашаган кешенең гомере - озын, акылы - саф, ихтыяры нык була, дип исәпләгән.  Бал кортының агуы да кеше организмы өчен файдалы икән. Ул иммунитетны ныгыта, ревматизмны дәвалый. Кишергә караганда, балавызда (прополиста)  витаминнар 400 тапкыр күбрәк. Моннан тыш тырыш бөҗәкләр  ярдәмендә үсемлекләр серкәләнә, уңыш арта.

Бал кортының чагуы ничек кенә авыртса да, кешелек өчен бу бөҗәкнең файдасы санап бетергесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев