Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

"Кара принц" торты рецепты

Шоколадлы торт пешерергә өйрәнәбез.

27 гыйнвар – шоколадлы торт көне

Камыр: 1 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 200 г каймак, ½ банка куертылган сөт, 0,5 әр бал калагы тоз һәм чәй содасы, 1 стакан он, 2 аш кашыгы какао.
Крем: 200 г атланмай, ½ банка куертылган сөт, ванилин. Бизәү өчен шоколад.
Йомырканы шикәр комы белән күпертергә. Каймак, куертылган сөт, чәй содасы, тоз, он, какао өстәп, камыр басарга. Аны җәеп, 2-3 корж пешерергә.
Крем өчен атланмайны куертылган сөт белән туглап, ванилин өстәргә. Суынган коржларга крем сылап, угычтан уылган шоколад сибәргә. Торт өстенә дә мул итеп крем сыларга һәм шоколад вагы сибәргә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев