Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Китапханәнең серле дөньясы

27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне

27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне

Россиядә беренче китапханә 1037 елда барлыкка килә. Китап патшалыгына Киев шәһәрендәге София соборында Ярослав Мудрый нигез сала. 27 май исә Россиядә китапханә көне буларак билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1795 елда Россия милли китапханәсенә нигез салына. Иң элек ул Император китапханәсе исемен йөртә.

Казанда исә җәмәгать китапханәсе ачылачагы турында карар 1830 елда кабул ителә, ләкин китапханә ачылмый кала. 

1844 елда «Казан губернасы хәбәрләре» газетасының бүлек мөхәррире Николай Второв әтисе Иван Второвның шәхси китапханәсен — 903 исемдәге 1908 томлык китап һәм вакытлы матбугат җыелмасын — Казан шәһәренә бүләк итә. Китаплар күп еллар үзләренең лаеклы урынын таба алмый.

1865 елның 10 гыйнварында китапханә ачыла. Бу шәһәр халкы өчен зур вакыйгага әверелә, беренче атнасында ук йөздән артык укучыны үзенә җәлеп итә. Ул чорда йортларында шәхси китапханә туплаган зыялылар шактый була, китапханә ачылгач, алар да китаплар тапшыралар. Җәмәгать китапханәсе көннән-көн үсә, укучыларының арта баруын «Казан губернасы хәбәрләре» газетасы яктыртып, укучыларны китапханәгә тартып тора.

1917 елдан «Үзәк губерна китапханәсе» дип йөртелә башлый. 1965 елдан «Республика фәнни китапханәсе» дип атала. 1991 елда «Милли китапханә» исемен ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев