Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Лев Толстой һәм Казан

9 октябрь бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 195 ел.

Толстойлар нәселе – Россиядә иң танылган дворян нәселләренең берсе.

Лев Толстой исеме Казан белән нык бәйләнгән. Язучының биредә яшьлек еллары уза (1841-1847 еллар), биредә булачак язучы шәхес булып формалаша.

Бабасының әтисе Зөядә гаскәр башлыгы булган. Булачак язучының бабасы граф Илья Толстойны 1815 елда ук Казан губернаторы итеп билгелиләр. 1841 елда Толстойлар гаиләсе Ясная Полянадан Казанга күченә. 1844 елда Лев Толстой Казан император университетының Шәрык филологиясе факультетына укырга керә, бер елдан юридик факультетка күчә, ләкин озак укымый, ташлап китә.    Ул инглиз, француз, немец телләрендә сөйләшкән. Итальянча, полякча, сербча, чехча укый, грек, славян, латин, украин, татар, борынгы иврит, төрек, голланд телләрен өйрәнгән.

Казаннан киткәч тә Лев Толстой шәһәр белән элемтәне өзми. Язучы күп тапкырлар бирегә кабат килә, шәһәр тормышы белән кызыксынып тора һәм хатлар алыша.

Казан шәһәрендә бөек рус язучысы исеме белән бәйле истәлекле урыннар бар. Әйдәгез, шушы урыннарга сәяхәт итик.

 

Казан (Идел буе) федераль университеты территориясендә Лев Толстой һәйкәле

Рус язучысы Лев Толстой Казанда 6 ел (1841-1847) яши. Казан университетында 3 ел укый. Университетта  укыганда ул  тарих һәм әдәбият белән кызыксына башлый. Үзенең күренекле көндәлеген Казан Император университетында укыганда ук алып бара. Тормышының бу чоры соңыннан аның «Балдан соң», «Алпавыт иртәсе» әсәрләрендә, «Балачак», «Үсмерчак», «Яшьлек»  трилогиясендә чагылыш таба. Һәйкәл 2018 елда ачыла. Сынның авторы – скульптор Салават Щербаков.

 

Лев Толстой скверендагы һәйкәл.

Казаннның Лев Толстой скверында (элекке Арча кыры мәйданы) 1949 елда язучының иҗатына гашыйк булган, исеме билгесез булып калган ханымның акчасына торгызылган. Архитекторы – В. В. Кривошеина, скульпторы – В. П. Пинчук. Һәйкәлнең биеклеге 2,5 метр.

 

Толстой урамы.

Казанның үзәгендә урнашкан урам,  Бутлеров урамыннан башланып, Казансу елгасына килеп терәлә. Щапов, Горький, Карл Маркс, Зур Кызыл, Подлужная урамнары белән кисешә.

 

Л.Н.Толстой исемендәге Музей-мәгариф үзәге

2015 елда Казанда элеккеге Дедева-Горталов утарында урнашкан бинада Л.Н. Толстой исемендәге Музей-мәгариф үзәге ачыла. Шушы бинада 1841-1845 елларда атаклы язучы һәм фикер иясе Лев Толстой яшәгән. Утарның төп йорты республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты булып санала. Музейда язучының тормышы һәм иҗаты белән бәйле экспонатлары урын алган.

 

 

  

  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев