Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Ни өчен 8 июльдә камыр ризыклары пешерергә ярамый?

Элек-электән әлеге дата белән бәйле төрле ырымнар да яшәп килә.

Ел саен 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәләр. Беренче тапкыр ул 2008 елда – Гаилә елында үткәрелә. Бу бәйрәмне, Россиядән кала, Болгария, Белоруссия, Азербайҗан, Украина, Германия, Бөекбритания, Франциядә дә билгеләп үтәләр.

Бәйрәмнең төп традициясе – шушы көнне никахларны теркәү. Бу уңайдан ЗАГСлар эш сәгатьләрен озайта һәм аерылышуны теркәүдән баш тарта. Әлеге датаның тагын бер матур гадәте – мәхәббәт символы – ромашкалардан тәкыялар үрү. Парлар бер-берсенә ромашкалар рәсеме төшерелгән открыткалар биреп, матур теләкләр телиләр.

8 июль чараларының  тагын бер мөһим өлеше – ул «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру тантанасы. Әлеге медальгә 25 елдан артык бергә яшәгән һәм балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән парлар лаек була.

Элек-электән әлеге дата белән бәйле төрле ырым-ышанулар да яшәп килә. Безнең ата-бабаларыбыз бу көнне эссе булса, киләсе 40 көн дә шундый ук кояшлы булачак, дип санаган. Бу көнне беренче тапкыр печәнгә төшү гадәте дә булган.

Сәүдәгәр бу көнне хатыны белән янәшә эшләсә, аны сәүдә эшләрендә уңыш көтә дип санаганнар. 8 июльдә яраткан кешеләр белән нинди дә булса бәхәсләр тыелган, чөнки бу көнне мәхәббәттә һәм татулыкта үткәрергә кирәк дип уйлаганнар. Хәтта камыр ризыклары да пешерергә ярамаган. Камыр ризыклары пешерү бәхетсезлек һәм хәерчелекә китерәчәк дип фаразлаганнар. Озын сәфәрләргә кузгалу, күченү кебек эшләрне дә бу көндә кичектергәннәр. Бу гамәлләр кешенең сәламәтлегенә зыян сала дип уйлаганнар. Имеш, 7 июльдән 8 июльгә каршы төндә күргән төш чынга аша, тик аны берәүгә дә сөйләргә ярамый. Менә шундый ырымнар. Ышансаң ышан, ышанмасаң юк.

Без исә барлык гаиләләргә тигезлек, мәхәббәт телибез. Табыннарыгыз тәмле ризыклар белән тулып торсын, бай һәм бәхетле яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев