Ни өчен “ашыгыч ярдәм каретасы” диләр?

28 апрель – Россиядә ашыгыч ярдәм көне

Озак вакыт дәвамында авыруларга ярдәм күрсәтү белән чиркәү шөгыльләнгән. Соңрак бу эш полиция хезмткәрләренә күчкән, алар авыруларны хастаханәгә озата торган булганнар. Шунысы кызык, беренче ашыгыч ярдәм бригадалары каретага утырып йөргәннәр. Бу исем бүгенге көндә дә актуаль, халык телендә “ашыгыч ярдәм каретасы” диләр.

1986 елда Ходын басуындагы һәлакәттән соң (Мәскәүдәге Николай II тәхеткә утыруы уңаеннан оештырылган халык күңел ачулары) тәүге тапкыр мондый хезмәтнең кирәк булуы хакында уйлана башлыйлар. 1897 елда иң беренче ашыгыч ярдәм станциясе Варшавада ачыла. Бер елдан соң башкалада мондый өч станция барлыкка килә.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү станцияләре проектын медицина профессоры Николай Вельяминов  уйлап таба. Атларга җигелгән каретада бер фельдшер һәм бер санитар йөри. Сирәк кенә очракта аларга табиб та кушыла.

Ашыгыч ярдәм кареталарын еш кына урамга чакыра торган булганнар. Ярдәм күрсәтүчеләр авыруны карап, аның исем-фамилиясен язып, хастаханәгә озатканнар. Ул вакытта да ашыгыч ярдәмнең эше бүгенгедән аерылмаган диярлек. 1908 елда тәүге тапкыр каретага алмашка машина сатып алына. 1917 елгы революциядән соң ашыгыч ярдәм хезмәте үсеше беркадәр туктап тора. Бары тик 1919 елда гына Ленинград, Одесса, Киев һәм Мәскәүдә яңа станцияләр хезмәт күрсәтә. 1926 елдан гына ныклап торып авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте оештырыла башлый. Ләкин авыруны хастаханәгә бары тик иң авыр очракларда гына алып китәләр. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач кына ашыгыч ярдәм автопаркы яңартылып, әлеге хезмәт тулы көченә эшли башлый.

Фото factroom.ru сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: