Сагыз формуласы

23 сентябрь – сагызның туган көне

Сагызга бүген 172 яшь тулды. 1848 елда америкалы Джон Куртис атлы кеше беренче тапкыр өендә сагыз ясап караган. Дөрес, сагыз чәйнәү гадәте аңа кадәр дә булган. Иң борынгы сагыз безнең эрага кадәр 7нче гасырга карый. Аны хәзерге Финляндия территориясендә табып алганнар. Греклар да тешләрен ризык калдыкларыннан чистарту өчен сагыздан файдаланган. Ләкин болар барысы да табигый сагыз – агач сумаласы булган.

Джон Куртис исә чыршы сумаласын кайнатып, аны бозлы сулы формаларга салып катырган. Бераздан сагыз җитештерү фабрикасы да ачып җибәргән. Ләкин бу товарга халыкның әллә ни исе китмәгән. Бары тик сагызны, тешләр һәм уртларны ныгыту өчен файдалы, дип мактагач кына Куртисларның эше гөрли башлаган. Сагызны сатып алырга теләүчеләр бик нык арткан. Аның яңа төрләрен уйлап тапканнар.

1928 елда химик Уолтер Димер идеаль сагыз формуласы чыгарган. Ул бүгенгә кадәр кулланыла: 20 процент каучук+60 процент шикәр+19 процент кукуруз сиробы+1 процент тәмләткеч.

Бүген сагыз бөтен дөнья буйлап таралган. Аны җитештерүгә генә түгел, юк итүгә дә бик күп акча тотыла. Кайбер илләрдә сагызны җиргә ташлаган өчен штрафлар да каралган. Ә Сингапурда сагыз сатып алырга теләүче үзенең исемен һәм таныклык номерын әйтергә тиеш.

Бөекбританиядә үзеннән-үзе юкка чыга торган сагыз сата башлаганнар. Кулланылышта булып 6 атна үткәннән соң ул үзе таркала икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: