Шоколад сайларга өйрәнәбез

12 октябрь – Шоколадлы сюрпризлар көне

Шоколад бик күптән барлыкка килгән. Индеецлар какао агачының җимешләреннән эчемлек ясаганнар. Һәм аны “чоколатль” дип йөрткәннәр. Ә Испания халкы бу эчемлекне чәй һәм каһвә урынына куллана башлый. Ләкин аның бәясе бик кыйммәт була. 1657 елда Лондонда беренче “Шоколад өе” ачыла. Европалылар башта шоколадны тәм-том дип ашамаган, ә дару урынына кулланганнар. Кайвакыт аны даруханәләрдә сатканнар, табиблар авыруларга дәвалау чарасы итеп биргәннәр. Чын, сыйфатлы шоколадта файдалы матдәләр шактый.  Шоколадны “бәхет гормоны” дип тә йөртәләр. Кара шоколад йөрәк сәламәтлеге өчен файдалы. Составында антиоксидантлар күп булу сәбәпле, артериаль кан басымын киметә. Көн саен 100 грамм шоколад ашау йөрәк авыруларыннан саклый.

Шоколадны дөрес сайлый белергә дә кирәк. Бездән берничә киңәш.

Составын укыгыз

Яхшы сыйфатлы шоколадның составында уылган какао яки какао мае булырга тиеш. Әлеге ингредиентлар беренче урында язылырга тиеш. Әгәр алар юк икән, димәк, шоколад сыйфатсыз. Кайбер җитештерүчеләр бу ингредиентларны башка үсемлек майлары белән алмаштыра, мәсәлән, кокос яки пальма майлары, рапс мае һ.б. лар. Шуны истә тотыгыз: шоколадта буягыч, ис һәм тәм көчәйткечләр, сөт майларын алыштыручы матдәләр һәм стабилизаторлар да булырга тиеш түгел! Бу ингредиентлар сәламәтлеккә зыян китерә ала.

Яраклылык вакытын карагыз

Күп кенә кеше сөт ризыкларының куллану вакытын карарга гадәтләнгән, ә менә шоколад алганда моңа күз салучылар бик сирәк.  Шоколадның яраклылык вакытына һәм саклау шартларына игътибар итәргә кирәк. Ул 12-18 айдан артык ятарга тиеш түгел.  Тик кайчан составында, чикләвек, вафли, коры җиләк-җимешләр булса, яраклылык вакыты 3 айга кадәр кими. Шоколадта майлар һәм какао-порошок күбрәк булган саен, аның саклау вакыты да азрак.

 

Тышкы кыяфәтенә игътибар итегез

Аның өслеге тигез булырга тиеш. Әгәр составы һәм яраклылык вакыты яхшы булып, тышкы кыяфәте бик үк ошап бетмәсә, димәк, бу шоколад эреп кире каткан булырга мөмкин. Шоколад 7-17 градус җылыда сакланырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: