Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

ШОКОЛАД ҺӘМ ЧИЯ

3 гыйнвар - шоколадлы чия көне.

 

Шоколадта кеше өчен файдалы булган бик күп минераллар бар: селен, магний, калий, фтор. Шоколад кәефне күтәрә, кешедәге серотонин матдәсен арттыра. Италия галимнәре раславынча, атнасына ике тапкыр шоколад ашаган кешеләр тормышта күңеллерәк яши. Тамак ачуны баса. 10 грамм шоколад ачлыкны җиңәргә сәләтле. Шоколад яратучылар озаграк яши. Бер кисәк шоколад кабып куйсаң, математик гамәлләр җиңелрәк чишелә, яхшырак уйланыла. Кайнар шоколад тамак авыртуын бетерә һәм йөткерү рефлексын киметә. Статистика буенча, шоколад яратучы илләрдә Нобель премиясе лауреатлары күбрәк.

Шулай да һәрнәрсәдә чама белү кирәк. Шоколадны артык күп ашау да, йокысызлык китереп чыгарырга, ә аның составына кушылган шикәр тешләргә зыянлы булырга мөмкин. Шулай ук өч яшькә кадәрге балаларга шоколад ашау ярамый. Ул катлаулы составка ия, әле сабыйларның ашкайнату системасының аны эшкәртерлек ферментлары булмый. Шоколад аллергия дә китереп чыгара ала.

Чия яратмаучы кешеләр сирәктер. Ул тәмле генә түгел, ә бик файдалы да җимеш. Кыш көне аның кайнатмасын ашарга һәм сок, компотларын эчәргә мөмкин. Чия А, С, Е, К витаминнары һәм калий, магний, тимер минералларына бай. Ул аеруча йөкле хатын-кызларга бик файдалы. Аның составында зур күләмдә фолий кислотасы бар. Ә бу матдә баланың үсеше өчен бик кирәк.

Чиядә табигый кислота күп булу сәбәпле, аны ач карынга ашамаска киңәш итәләр. Көненә ике стакан чия ашау оргнизмга бик җитә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев