Такыям серем сөйләр...

6 июль – такыя үрү көне
⠀
⠀⠀Такыя – гади аксессуар гына түгел. Элек-электән ул бик үзенчәлекле саклык чарасы булып саналган. Такыяны эчтән тышка таба үреп, әби-бабаларыбыз, үзләрен һәм янәшәдәгеләрне явыз көчләрдән саклаган. Аны өй түренә элеп куйсаң, өйгә тынычлык һәм муллык китерәчәгенә ышанганнар.
⠀⠀Сабый баланы күздән саклау өчен дә такыядән файдаланганнар. Моның өчен, кечкенә итеп үреп, сабый мендәре астына салганнар.
⠀⠀Ә яшь кызлар исә, үргән такыяларын суга агызып, күңел түрендә йөрткән иң кадерле теләкләрен теләгән. Әлбәттә, аларның чынга ашачагына чын күңелдән ышанганнар!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кызара инде куралар Җәй – җиләк чоры. Кура җиләгеннән тәмле пирог та әзерик әле. Бу ризыкны бигрәк тә балалар үз итәчәк.
-
Ялкаулыкка каршы – 20 минут 20 минут җитә!
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.