Теш щеткасы тарихы

26 июнь – теш щеткасының туган көне

Теш щеткасы борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Борынгы кешеләр тешләрне чистарту өчен гади таякчыклар кулланган. Бу - бер башы очлы, икенчесе кечкенә җилпәзә-себерке рәвешендәге каурыйдан гыйбарәт таякчык. Мондый чистарткычлар Мисыр каберлекләрендә табылган.  Кайбер Африка халыклары әле дә тешләрен шул рәвешле чистарта. Алтыннан эшләнгән тешчистарткыч Шумерда табыла, ул безнең эрага кадәр өч меңенче елга карый.

Бүген кулланыла торган теш щеткасы 1498 елда барлыкка килгән. Щетканың туган ягы  - Кытай. Тоткычын – бамбук агачыннан, щеткасын дуңгыз йоны төкләреннән эшләгәннәр. Тик салкында мондый щетка тупасланган, шуңа да Европа илләрендә аларны яратмаганнар. Европалылар щетканы ат төгеннән ясауга өстенлек биргән.

Англиядә Аддис фирмасы теш щеткалары җитештерә башлый. 1840 елларда щеткалар җитештерү Германиядә һәм Франциядә  дә башлана. Еллар узу белән щеткаларның нинди генә төрләре чыгарылмый. 1938 елда Швейцариядә электр ярдәмендә эшләүче беренче щетка ясала, әмма сатуда ул бары тик 60нчы елларда гына пәйда була.

Теш щеткасының кыскача тарихы белән таныштык. Ә аны ничек сакларга кирәклеген беләсезме?

Теш щеткасы - бүгенге көндә тешләрне чистарту өчен бөтен дөньяда иң киң таралган җайланма. Теш арасына кысылган ризык калдыкларын чыгару өчен махсус җепләр (флосслар) кулланыла. Алар нечкә генә нейлон яки башка төрле полимер җепселләрдән гыйбарәт. Тик аларны халык бик кулланмый. Теш щеткасын коры урында сакларга кирәк. Атнага ике тапкыр махсус теш чайкау сыекчасында 10-15 минут тоту киңәш ителә. Теш щеткасын ике-өч  айга бер алыштырып тору зарур.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: