Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

«Тәлинкә җайдагы»

20 гыйнвар – Бөтендөнья диджей көне

 

20 гыйнвар – Бөтендөнья диджей көне

Хәбәрчебез Солтан Бәдретдинов «тәлинкә җайдагы» булырга хыяллана. Кем ул, дисеңме? Белмәсәң, бел: диджейларны элек «диск-жокей» дип йөрткәннәр. Татарча әйткәндә «тәлинкә җайдагы» бит инде!  Синең дә диджей буласың  килсә…

Кирәкле сыйфатлар: аралашучанлык, күпкырлы белем, камил әдәби телдә сөйләшә белү, яхшы дикция, музыкаль зәвык, юмор хисе, креативлык,  фикерне төгәл формалаштыра алу.

Уңай яклары:  Диджей – иҗади һөнәр. Бу һөнәр ияләре бик популяр. Аларны көн дә яңа танышулар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар көтә. 

Тискәре яклары: Һәрвакыт сөйләп торганнан тавыш утырырга мөмкин. Диджей, нинди кәефтә булуына карамастан, микрофон алдында тыңлаучыларга яхшы кәеф бүләк итәргә тиеш. 

Диджей булу өчен нишләргә кирәклеге турында "Сабантуй"ның гыйнвар санын укып бел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев