Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Туңдырма турында ниләр беләсез?

17 июль – шәфталулы туңдырма көне

17 июль – шәфталулы туңдырма көне

Туңдырманы барлык балалар һәм олылар да ярата диярлек. Бу татлы ризык белән бәйле берничә кызыклы факт белән уртаклашырга булдык.

 

Туңдырма 5 мең еллар элек барлыкка килә. Аны кытайлар ачкан дип саныйлар. Чөнки алар, беренчеләрдән булып, табынга туңдырылган җиләк-җимеш соклары бирә башлыйлар.

 

 

Гиппократ туңдырманы эсседә дару буларак кулланган.

 

 

Рим императоры Нерон үзенең сараенда махсус бүлмәдә таудан алып кайткан боз саклаган. Ул аны җиләк-җимешләр белән бизәп ашарга яраткан.

 

 

Александр Македонский да салкын десерт ашап көч җыя торган булган. Тарихчылар аны кар белән нектар яки бал кушып ашарга яраткан дип сөйли.

 

 

Европада туңдырманы беренче тапкыр 13 гасырда, Марко Поло Италиягә кайтып, Кытайда булуы турында сөйләгәч белә башлыйлар.

 

 

Россиядә кышкы сөткә бал салып, шуны савытларда катыра торган булганнар. Ашаганда угычтан уганнар яки кисәкләргә ватканнар.

 

 

Иң танылган туңдырма төре – ванильле. Аны француз кулинары Жерар Тирсен 1649 елда ук уйлап тапкан. Икенче урында каймаклы, аннан соң шоколадлы һәм җир җиләкле туңдырма килә.

 

 

1896 елга кадәр бу ашамлыкны кечкенә тәлинкәдән ашыйлар. Туңдырма сала торган вафля савытлары ясалуга 1904 елда АКШта этәргеч бирелә. Бу вакытта Сент-Луис шәһәрендә Бөтендөнья күргәзмәсе бара. Анда килүчеләр күпләп туңдырма ала һәм бервакыт аны салырга кәгазь стаканнар житми башлый. Сатучы янәшәсендәге вафля ясаучыдан ярдәм сорый. Һәм алар туңдырманы вафляга төреп бирә башлыйлар. Мондый конусны бер ел элек Нью-Йоркта яшәүче италияле тәкъдим иткән була инде.

 

 

 

Туңдырма таякчыгын 1905 елда 11 яшьлек Фрэнк Эпперсон уйлап таба. Кышкы суык бер көндә ул лимонадлы стаканын ишегалдында онытып калдыра. Стаканда лимонадны болгатыр өчен таякчык та була. Икенче көнне торгач, малай стаканда таякчык белән бергә катып калган лимонадны күрә. 20 елдан соң ул бу идеяне кулланышка кертә. Шулай итеп таякчык белән туңдырылган соклар барлыкка килә.

 

 

1920 елда америкалы Кристиан Кент Нельсон пломбирны шоколад белән капларга уйлый. Бу вакытта ул туңдырма сата һәм эскимос халыклары турында фильм төшерә торган була. Шуңа да шоколодлы туңдырманы «эскимос пирогы» дип атый. Соңрак бу төр эскимо дип кенә йөртелә башлый.

 

 

Италияле Мирко Делла Векия һәм Андреа Андригетти туңдырма өчен дөньяда иң зур вафля конусын ясыйлар. Аның биеклеге 2,81 м була.

 

 

Канада ширкәте ясаган 10 килограммлы туңдырма-торт Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Аны эшләү өчен 9 тонна туңдырма, 90 кг бисквит һәм 136 килограмм шоколад валчыгы кирәк булган. Торт Торонто шәһәрендә тәкъдим ителгән.

 

 

 

Озынлыгы буенча рекорд куйган икенче туңдырма-тортны кытай кондитерлары әзерли. Аның биеклеге 1 м, киңлеге 3 м, озынлыгы 4,8 м, авырлыгы 8 тонна була. Тортны 2006 елда Пекинда, махсус «Туңдырма тавы» дигән спектакль өчен эшлиләр. Ул аю балалары сурәтләре белән бизәлглән була.

 

 

Туңдырманың төп өлеше – һава. Ул аңа йомшаклык һәм тәм бирә. Әгәр туңдырмада һава булмаса, ул таш кебек каты булыр иде.

 

 

 

Дөньяда туңдырманың 700дән артык төре бар.  Венесуэладагы Мерида шәһәрендәге бер кафеда, мәсәлән, кишер, помидор тәме килгән туңдырмалар ашап карарга була.

 

 

Танзаниядә Инга дигән агач үстерелә. Аның җимешләренең тәме ванильле туңдырма сыман.

 

 

Күптән түгел Мексикада этләр өчен туңдырма кафесы ачылган. Анда татллы ризыкның этләр өчен яраклысы сатыла икән. Кафе хуҗасы Маурисио Монтойа сүзләренә караганда, бу туңдырма махсус рецепт буенча эшләнелә һәм ул дүрт аяклы дусларыбызның аш кайнату системасы өчен файдалы. Шул ук вакытта туңдырма кешеләр ашар өчен дә яраклы. Биредә этләр өчен 20 төр туңдырма тәкъдим ителә, ди.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев