«Виф-ваф» яки «флим-флам»

 

6 апрель - Бөтендөнья өстәл теннисы көне

 

Балачагында өстәл теннисы уйнап карамаган кеше юктыр. Аны икенче төрле пинг-понг дип тә йөртәләр. Әйдәгез әле, бу уен тарихы  белән якыннан танышыйк.

Өстәл теннисы XIX гасырның 80 нче елларында Англиядә барлыкка килә. Хәер, кайбер тикшеренүчеләр, мондый уен Кытайда XVII гасырда ук популяр булган, дип ышандыра. «Пинг-понг» исеме шунда ук барлыкка килми. Берәүләр уенны «виф-ваф», икенчеләр дип атаган. Бары тик 1901 елда америкалы Джон Джаквес уенга «пинг-понг» исеме бирә. Аның фикеренчә, шар өстәлгә бәрелгәндә нәкъ менә шундый тавышлар чыгара.

Уен бик җиңел, гади булып тоелса да, чынлыкта, күп көч таләп итә.  Уенчылар, хәтта, валейболчыларга караганда да күбрәк колория югалталар икән.

Өстәл теннисы буенча беренче рәсми турнир XIX гасыр ахырында -1898 елда Лондонда уза.  ХХ гасыр башында пинг-понг Россиядә дә билгеле була. Бу уенны яратучыларның берсе ‒ Лев Николаевич Толстой. Ул, олы яшьтә булуына карамастан, өстәл теннисы уйнарга яраткан.

1936 елда Прагада узган Дөнья чемпионатында гадәти булмаган рекорд куела. Польша спортчысы А.Эрлих һәм Румыниядән П.Факаш бер очко белән 1 сәгать һәм 58 минут уйныйлар.  Бу вакыт эчендә шар ятьмә өстендә 10 мең тапкырдан артык очкан. Озак вакытлар Халыкара Олимпия комитеты әлеге спорт төрен танымый. Ә 1988 елдан башлап пинг-понг осталары Олимпия уеннарында да ярышу мөмкинлегенә ия булалар.

Ә сез пинг-понг уйнарга яратасызмы?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Тарих эзләреннән... Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы һәм "Идел" яшьләр үзәге «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» рәсем бәйгесе игълан итә.
    189
    0
    0