Логотип Журнал Сабантуй
Остаханә

Китапчык ясыйбыз

Гади кәгазьдән кечкенә китапчык ясарга өйрәнәсегез киләме? Моның бер авырлыгы да юк!

Гади кәгазьдән кечкенә китапчык ясарга өйрәнәсегез киләме? Моның бер авырлыгы да юк!

Кирәкле әйберләр:

  • А4  форматында ак бит
  • Җилем
  • Кайчы
  • Төсле кәгазь

Беренче эш итеп, ак кәгаздән 6,5 сантиметр киңлектәге тасмалар кисәбез. Өч турыпочмаклык чыгарга тиеш.

Берсен алып, урталай бөклибез. Китапчыкның битләрен тасманы веер формасында бөгеп ясыйбыз. Һәр бит 2,5 сантиметрлы булырга тиеш. Икенче өлешен дә шул тәртиптә эшлибез. Җилем ярдәмендә икесен бергә тоташтырабыз. Китапчыкның эчке өлеше әзер дә. Хәзер китапның тышлыгын эшли башлыйбыз. Моның өчен безгә  киңлеге – 7, озынлыгы 9 сантиметрлы төсле кәгазь кирәк булачак. Аның кырларын китапка туры китереп бөгеп, тышлык ясыйбыз. Шулай итеп, безнең кечкенә китапчыгыбыз әзер дә булды.

Ә чынлыкта китап бастыру бер дә җиңел эш түгел. Безнең кулыбызга килеп җиткәнче ул бик озын юл үтә. Аны чыгаруда бик күпләр хезмәт куя. Шуңа күрә, китапны хөрмәтлик, сак кулланыйк, битләрен ертмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев