Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Әбием –алтыным, минем иң якыным

Әби, әбием, әбекәй, дәү әни... Әбиле кеше, бигрәк тә әбиле йортта яшәгән кеше бик бәхетле кешедер ул. Мин дә шундый бәхеткә ия кешеләрнең берсе.

Минем әбием – Сөләйманова Фәния Зәйнулла кызы – 1940 нчы елда Башкортостан Республикасының Бакалы районы Габдрахман авылында туган. Балачагы, яшүсмерлек чоры авыр сугыш елларына туры килүгә карамастан, урта белем алган. Аңа хәзер 83 яшь. Әминә Бикчәнтаеваның бер шигыре минем әбиемә багышлап язылган кебек. Минем әбием дә тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә. Ул безнең өебезнең нуры. Гаиләдә аны барыбыз да яратабыз,                      хөрмәт итәбез.  Хәер, аны без генә түгел, авылыбыздагы һәркем хөрмәт итә. Назлы, киң күңелле, ярдәмчел кешене ничек яратмасыннар  инде. Әбием гомере буе фермада хезмәт куйган, алдынгы бозау караучы булган. Хезмәте өчен      күп бүләкләр алган, мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Аның  куйган хезмәтен хәзер дә хөрмәт белән искә алалар.
Әти-әнисе аңа юкка гына Фәния дип исем куймагандыр. Аның    белемле, алдынгы карашлы булуын теләгәннәрдер. Чыннан да, әбием  бик  зиһенле, белемле, китапларга гашыйк зат.   83 яшендә  булуга  карамастан, хәзер  дә китаплар укый, яңалыклар белән танышып бара.
        Дәү әнием белән һәрвакыт бергә булу миңа бик күп нәрсәләр турында белергә ярдәм иткән. Аның биргән сабаклары, киңәшләре минем дөньяга карашым формалашуга ярдәм иткәнен хәзер яхшы аңлыйм. Әби үзе дә бик күп укый иде (хәзер дә укый), миңа да китаплар укырга куша иде. Китапларга булган мәхәббәтем белән мин әбиемә бурычлымын.   Мин әле укый белмәгәндә, әбием миңа әкиятләр,  хикәяләр сөйли иде.  Берсе хәтеремә аеруча сеңеп калган. Анда малай, сынган рельсларны  күреп, шырпы белән гәҗит таба һәм поездга сигнал бирә. Мин ул малайга бик сокланган идем. Бу хикәя ярдәмендә әби мине кыю, игътибарлы һәм тәвәккәл булырга өйрәткән икән бит.
       Әбиемнең кушкан кайбер эшләрен бик үтисем килмәгән, ул кушкан өчен генә тыңлаган вакытларым  да бар иде. “Әниеңә булыш, артыңнан уенчыкларыңны җыеп куй, киемнәреңне урынына эл...”. Кечкенә вакытта кайбер киңәшләрнең файдасын  аңлап бетермисең икән. Хәзер генә  аларның барысы да төгәллек, пөхтәлек, ярдәмчеллек, олыларга хөрмәт тәрбияләүгә нигез булып торганын аңлыйсың.
         Дәү әнием миңа бик күп нәрсә бирде.  Ул әле дә миңа киңәшләре  белән ярдәм итеп тора. Мин аңа бик рәхмәтле. Әбием киңәшләрен тотсам ялгышмам, дип уйлыйм.  Әбием  минем  киңәшчем дә, сердәшем дә, остазым да, матур сүзләр әйтеп иркәләүчем дә,  юатучым да, таянычым да.  Әбием –алтыным, минем иң якыным. Яратам, яратам мин аны! 

 Алина Мирзаянова, 

Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбе укучысы                                                                                                         

          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев