Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

«Адымнар» күчтәнәче

 “Адымнар–Казан “ күптелле мәктәбенең 2 нче “О”сыйныфы укучылары иҗаты

 “Адымнар–Казан “ күптелле мәктәбенең 2 нче “О”сыйныфы укучылары иҗаты

 

Оҗмах кайда ул?

 

Бер татар гаиләсендә Алихан исемле малай яшәгән. Аның әтисе бик ялкау булган. Бар эшләрен әниләре эшли икән. Иртүк торып, өй җыештыра, ашарга пешерә, мал ашата. Көннәрдән бер көнне Алиханның әнисе бик авырый башлаган; аңа бернәрсә дә булышмый икән. Әтисе белән улы бик борчылганнар. Әниләре янына килеп:

– Нәрсә эшләргә соң безгә? – дип сораганнар.

– Акыл иясе янына барыгыз. Мин ни өчен авырыйм икән – шуны сорагыз, – дип җавап биргән әниләре.

Акыл иясе Алихан белән әтисенә болай дип җавап бирә:

– Кайтыгыз өегезгә, барлык куанычларыгыз, эшләрегез, мал-мөлкәтегез уртак булсын! Алихан, ә син шуны онытма: "Оҗмах – әниләрнең аяк астында..."

Әминә Әхмәтшина

 

Песи, Куян, Эт һәм Бүре

 

Борын-борын заманда, ерак-ерак урманда яшәгән, ди, абыйлы-энеле Куян белән Песи. Алар бер-берсенә бик охшаган, кыска колаклы һәм кыска койрыклы булганнар. Песи белән Куян бик дус икән, бергә уйнарга яратканнар, җиләк-җимеш җыйганнар.

Ә күрше урманда абыйлы-энеле Бүре белән Эт яшәгән. Алар урманда гөмбә җыеп, урман эчендәге күлдән балык тотып ашый торган булганнар.

Көннәрдән бер көнне Бүре Эткә күрше урманга барырга теләвен әйткән, Эт риза булган. Алар, кояш чыккач, җыенып, юлга чыкканнар. Күрше урманда бу вакытта Куян белән Песи уйнап йөриләр икән. Шул чак Куян ниндидер кыштырдаган тавыш ишеткән, колакларын тырпайтып тыңлый башлаган.

– Песи, энем, анда кемдер бар, – дип, Куян куакларга төртеп күрсәткән.

– Кем булсын инде бездән башка?! Чыпчыклардыр, – дигән Песи.

Куак артында Бүре белән Эт аларны күзәтеп торалар икән. Бер дә куркытасылары килмәгән, чөнки Бүре белән Эт игелекле булганнар. Бары тик Эт бик шук булган. Ул куак артыннан чыккан да, Песи белән Куян янына танышырга дип йөгергән. Куян куак артына качкан, гел колагын тырпайтып тыңлап торган. Шуның аркасында аның колаклары озынайган. Песи куркуыннан кая чапканын да белмәгән. Ә Эт аның артыннан чаба икән.

– Тукта, тукта! Ау-ау, – дип такмаклый, ди. Аягы белән Песине тотмакчы да булган, ләкин аның койрыгын гына озынайткан. Песи, йөгерә-йөгерә, урманнан чыгып киткәнен дә сизмәгән, озак йөгергән һәм бер өй янында әлсерәп егылган. Бу йортта әби белән бабай яшиләр икән. Әби ишегалдына чыккан да, әлсерәп яткан песине күреп, аны өйгә алып кергән. Песи артыннан Эт тә килеп җиткән. Ул да хәлсезләнеп ишегалдында туктаган. Аны бабай күреп алган, ашарына биргән.

Шул көннән башлап Песи дә, Эт тә әби белән бабайда яши башлаганнар, ләкин дуслаша алмаганнар, гел “этле-мәчеле” яшиләр, ди.

Бүре энесе Этне озак эзли, ләкин таба алмый. Шуңа күрә төн җиткәч, аны сагынып улый икән.

Куян да урманда яшәвен дәвам иткән, гел куркып яшәгән.

Әнвәр Шәмсиев

 

Алисә һәм аның маҗаралары

Яшәгән, ди, бер кыз. Аның исеме Алисә булган. Бервакыт ул әти-әнисе белән диңгез буена киткән. Алар үзләре белән туп алганнар һәм суда туп белән уйнарга булганнар. Уен вакытында кызны нидер тешләгән һәм ул йокыга талган. Кыз берничә ай йоклаган. Уянганда ул ачык океанда булган. Дулкыннар кызны ярга ташлаган, анда ул кабат йокыга талган.

Уянып китсә, алдында бер хатын утыра икән. Кыз аңа сәяхәтләре турында барысын да сөйләгән. Хатын-кыз Алисәне үз өенә ял итәргә чакырган, ә икенче көнне аны шәһәрдәге танылган тылсымчыга алып киткән. Тылсымчы Алисәне дә тылсым серләренә өйрәткән. Әти-әнисе янына кайтканда, ул инде нәни тылсымчы булган.

Ясминә Ислямова

 

Ике дус

Бер матур авылда яшәгәннәр, ди, ике малай. Берсенең исеме – Сәлим, ә икенчесенеке Әмир булган. Болар бик дус булганнар. Бергә укырга йөргәннәр, бергә уйнаганнар, бергә су коенганнар.

Бу авыл бик гүзәл урынга урнашкан булган. Бер ягында – елга, ә икенче ягында матур урман булган.

Беркөнне болар елгага су коенырга киткәннәр. Елга ярына җиткәндә, күрәләр болар, яр кырыенда үсеп утырган агачтан бер нәни кошчык егылып төшә. Ул бик кечкенә була әле. Оча да алмый, чөнки канатлары әле ныгымаган була. Ул әкрен генә талпына-талпына яр кырыена килеп җитә.

Шул тирәдә генә тычкан аулап йөргән мәче дә кошчыкны күреп алган. Ул бик сөенеп: "Әһә, мин хәзер бу кошчыкны тотып ашыйм", – дип, кошчыкка таба йөгергән. Сәлим белән Әмир дә моны күреп алганнар икән. Алар кошчыкны мәчедән коткарырга йөгергәннәр. Тиз генә барып җитеп, кошчыкны кулларына алганнар. Һәм мәче менеп алмаслык итеп ботакка утыртканнар.

Шул чакны авызына кортлар кабып кошчыкның әнкәсе кайтып кергән. Ул малайларның кошчыгын усал мәчедән саклап калуларын күргән. Баласын орышып алган: "Балам, мин бит сиңа әйтеп киттем, оядан беркая да чыкма, егылып төшерсең, дип. Ярый әле малайлар коткарып калганнар. Алар булмаса, сине явыз мәче ашап китәр иде", – дигән. Ә малайларга: "Рәхмәт сезгә! Сез минем нәни кошчыгымны үлемнән саклап калдыгыз, яхшы малайлар икәнсез!" – дигән.

Әмир белән Сәлимгә бик рәхәт, күңелле булып киткән. "Рәхмәт!" – сүзен ишетү бик рәхәт икән бит.

Камил Солтанов

 

Тылсымлы суз

Борын-борын заманда яшәгән, ди, әби белән бабай. Аларның Тимергали исемле оныклары булган. Яңгыры вакытында явып торгангамы, кояш вакытында чыккангамы, әллә Тимергали бик ярдәмчел булгангамы, бакчада шәп итеп кәбестәләр уңган. Көннәрдән бер көнне бабай Тимергалигә:

– Әйдэ, улым, кәбестәләрне җыеп алыйк, – дигән.

Тимергали шундук бакчага йөгергән һәм аптырашта калган. Ул анда бер кәбестә юкка чыкканын күргән.  “Бу турыда бабайга әйтергә кирәк”, – дип уйлаган Тимергали һәм капка алдына чыккан. Ә анда, ни күзе белән күрсен, урам буйлап кәбестә тәгәри икән! “Бу ни хәл?!” – дип, Тимергали кәбестәне куып җитеп, игътибар белән караса, кәбестә артында куян калтырап утыра. Куян малайга әйтә икән:

– Малай, син мимине аччуланма... Ккәбестәне сорамыйча алган өчен гафффу ит, мин бүтән алай эшләмәм, – дигән.

– Ярар, куянкай, гафу итәм. Үзең калтырап утырсаң да, батыр икәнсең. Мондый сүзләрне әйтер өчен дә батырлык кирәк. Әйдә, дус булыйк, – дигән Тимергали.

Алар җитәкләшеп бакчага киткәннәр. Анда шатланып кәбестә уңышын җыеп алганнар. Бергәләп калган кечкенә куяннарга күчтәнәчкә кәбестә илткәннәр. Шаярышып, рәхәтләнеп көлгәннәр. Шул көннән бирле Тимергали белән Куянкай дус булып яшиләр. Куянкай Тимергалигә урманда файдалы үләннәр җыярга ярдәм итә. Тимергали куянга кәбестә һәм кишер бирә.

Ранель Яминов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев