Бабам Муса Җәлилне дә күргән

"Минем шәҗәрәдә Бөек Ватан сугышы еллары" бәйгесендә катнашучыларның иҗади эшләре белән сезне дә таныштырырга сүз биргән идек. Башлыйбыз!

 

Бабам Муса Җәлилне дә күргән

Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.

Муса Җәлил

Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан "Минем шәҗәрәдә Бөек Ватан сугышы еллары" дигән бәйге турында ишеткәч, мин дә катнашып карарга булдым. Сугышта әбиемнең әтисе Габделбәр бабай, аның энесе Мөбарәк абый һәм әбиемнең әнисенең абыйсы Хәнәфи абый катнашкан.                                                                                

Габделбәр бабай 1918 елда  Саба районы Керәнне авылында Гыймадетдин бабай һәм Шәмсенур әби гаиләсендә дөньяга килә. Габделбәр бабайны сугышка армиядән алалар.  Сугышның башында ук, 1941 елның 7 июлендә, бабай  Украина җирендә төркемнәре белән камалышта кала һәм әсирлеккә төшә. Бабайны Германиягә җибәрәләр. Әсирлектә вакытта бабай Муса Җәлилне дә күрә. Соңыннан аны Франциягә, Ле-Пюи шәһәренә озаталар. 1946 елда бабай исән-сау туган якларга әйләнеп кайта. Гаилә кора. Ләкин 1948 елда әсирлектә булган кешеләрне Сталин лагерьларына — Иркутск якларына урман кисәргә җибәрәләр. Бабайга да китәргә туры килә. 1953 елда бабай исән-сау авылга әйләнеп кайта. Бабай тыныч тормышта да югалып калмый, бик тырыш кеше була. Аның турында район газеталарына да язып чыгалар. Бабаем колхозчыларның 3 нче бөтенсоюз съезды алдыннан Казанда узган конференциядә Саба районыннан делегат булып та  бара.                                                                 

Габделбәр бабайның энесе Мөбарәк  абыйга сугыштан әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Мөбарәк абый, Казан танк училищесын тәмамлагач, сугышка алына. Танк командиры, гвардия лейтенанты була.   Бүләкләү документларына караганда, Мөбарәк абый 1944 елда ике тапкыр "Кызыл байрак" ордены белән бүләкләнә. Ләкин орденнарын якыннарына күрү насыйп булмый. Әти-әнисе орденнарын сорап военкоматка баргач, үзегезне ябып куймаганга рәхмәт әйтегез, дип кайтарып җибәрәләр (чөнки олы уллары Габделбәр әсирлектә  була). 1944 елның июль аенда Люблин, Минск-Мазовецкий шәһәрләрен азат иткәндә күрсәткән батырлыклары өчен  Мөбарәк абый Сталинның рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 1944 елның 8 ноябрендә Мөбарәк абый Мәскәүдән авылга хат җибәрә. Ул танкы белән Октябрь революциясенең 27 еллыгы уңаеннан уздырылган парадта катнаша. Аның әлеге хатын без истәлек итеп саклыйбыз. 

  Мөбарәк абый берничә тапкыр яралана, ләкин яраланганнан соң да кире сугышка керү юлын таба. Медкомиссия үткәндә үзе урынына икенче сәламәт  солдатны кертә. Мөбарәк абый  сугыш бетәргә 3 ай калгач, 1945 елның 26 февралендә һәлак була. "Восточно-Померанская операция" вакытында аларның экипажы разведкага  җибәрелә. Ләкин дошман аларны утка тота. "Т-34" танкы экипажы белән бергә яна. Мөбарәк абый  Польша (м.Сидов) җирендә мәңгелеккә ятып кала. Аңа бары тик 24 яшь була.

Мөбарәк абыйның батырлыгы "Батырлар Китабы" һәм "Татарстан в годы ВОВ" китапларында язылган.  1 нче Белорус  фронты  политуправлениесе Мөбарәк абый турында түбәндәгеләрне хәбәр итә: "Танк командиры гвардия лейтенанты Мөбарәк Гыймадиев 21 нче августта беренче булып Варшава—Белосток юлына барып чыкты һәм, дошман пехотасының һәм танкларының контратакаларын кире кайтарып, бу юлны көн буена саклап торды. Бу сугышта Гыймадиев бер "пантера" танкын, 3 орудияне, 7 пулеметны һәм уннарча дошман солдатларын һәм офицерларын юк итте. Яраланганнан соң да Гыймадиев танк эченнән чыкмады һәм аңа алмашка кеше килеп үзен медицина пунктына җибәргәнчегә кадәр гитлерчылар өстенә үлем уты яудырып торды. Ул "Кызыл Байрак" ордены белән бүләкләнде" (Кави Нәҗми "Батырлар китабы", 1945ел ).

Бөек Ватан сугышында безнең нәселдән тагын әбиемнең әнисенең абыйсы — Гайнанов Хәнәфи Гайнан улы  да катнаша. Ул 1915 елда Керәнне авылында туа. Кызылармеец була, 1942 елның октябрендә хәбәрсез югала.

Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм Җиңү көнен якынайтуда үзенең лаеклы өлешен керткән нәселебезнең батыр, данлыклы уллары белән мин нык горурланам. Бүгенге зәңгәр аяз күкле, тыныч тормышта яшәвебездә аларның да өлеше зур. 

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш!

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.

                          Ә. Исхак.

 

 

Латифа Мортазина рәсеме

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Яңа ел күңелле үтте 28нче декабрь көнне безнең Кама-Исмәгыйль мәктәбендә бик матур бәйрәм булды.
    442
    0
    0