Бер бабайның биш улы

Бөек Ватан сугышының тынганына быел 75 ел. Рәхимсез сугыш  илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егет-җилкенчәкләр, кызлар туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, күз яшьләре китерә,  күпме ватандашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Бүгенге тыныч тормышта яшәвебез өчен без аларга бурычлы.

Батыр районыннан да Бөек Ватан сугышына 8400 кеше китә. Шуларның 6 меңе сугыш кырында ятып кала. Шыгырдан авылыннан, авыл Советы хакимиятендәге исемлек буенча, 609 кеше сугышка киткән, шуларның 357се генә туган авылына исән кайткан.

Безнең Камалетдин бабайның да биш улы  сугыш михнәтен татый. Мәхмүҗихан әби белән Камалетдин бабай 5 ул – Ялалетдин, Сәләхетдин, Фәттахетдин, Алялетдин, Бәдеретдин һәм бер кыз үстерәләр. Һәр туган көнгә сөенеп, тормыш тәгәрмәче тәгәри. Тик мондый бәхетле көннәр озакка сузылмый. Дөньяны тетрәткән Бөек Ватан сугышы башлана. Илгә килгән кара кайгы, бу гаиләне дә читләтеп үтми, бер-бер артлы повесткалар килә башлый.

Беренче югалтуны Камалетдин бабай Бөек Ватан сугышына кадәр кичерә. 1924 елда Урта Азиядә басмачлар белән сугыш башлана. Туркистан дивизиясенә Чуашиядән солдатлар җибәрәләр. Шул солдатлар арасында Камалетдинның икенче улы Сәләхетдин дә була. Аның батырларча һәлак  булуы турында хәбәре генә кайта.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Камалетдин бабай улларын фронтка озата. Дүрт бертуган бер-бер артлы сугышка, ут эченә китәләр.

Алялетдин фронтта укчылар полкының минометчигы була. Ул 1945нче елның 9нчы маена кадәр укчылар полкы белән 1нче Белорус фронтында Ватаныбызны саклауда катнаша.

Алялетдин бабай бу еллар турында искә алырга яратмаган. Аның әйтүенчә, "пулеметларның куркыныч гүләвенә, пуляларның сызгырып очуына, елга кебек аккан канга берничек тә ияләнеп булмый", - дип искә алып сөйләгән бабам. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк һәм 1945нче елның маена кадәр, сугыш кырында үзенең сөекле туган илен саклый.

Алялетдин бабай бик күп шәһәрләрне азат итүдә катнашкан. Иң истәлеклесе - Сталинград оборонасы. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен "Кызыл йолдыз" һәм "Ватан сугышы" орденнары белән бүләкләнә. Лейтенант, комбат дәрәҗәсенә ирешә. Бу сугышта кулын югалтып кайта..

 Бәдеретдин бабай да сугышның беренче көненнән алып соңгы җиңүгә кадәр кайнар нокталарда була. Сугышта Ленинград блокадасына эләгә. Ленинградны ала алмагач, фашистлар шәһәр халкын ачтан үтерергә карар кылалар. Ладога күленнән  башта ат олаулары (боз ныгып җитмәгән була), аннан автомашиналар белән ленинградлыларны азык-төлек, корал белән тәэмин итә башлыйлар. Бу юл тарихка “Яшәү юлы” дигән исем белән кереп кала. Шунда бабам шофер була. Берничә кат яралана. Сәламәтләнүгә, яңадан фронтка, яңадан пулялар астына, яңадан иле алдындагы бурычын үтәргә, сугыш кырына. Ул фронтта үзен батыр солдат итеп күрсәтә.

 Сугышта төрле могҗизалар да була икән. Бер станциягә ике эшелон килеп туктый. Солдатлар күзләре белән, араларында берәр таныш-белеш очрамасмы дип, караклана башлыйлар. Шунда Алялетдин белән Бәдеретдин очрашалар. Бәдеретдин абыйсына: “Абый сак бул, үзеңне сакла!” - дип кычкырырга өлгерә. Бу очрашу турында икесе дә күзләре яшьле килеш искә алганнар.

 Туган илебез азатлыгын саклап хезмәт иткәннән соң, 1946 елда икесе дә исән-сау туган иленә, аны озатып калган туган йортына әйләнеп кайталар.

Сугыш башланыр алдыннан Мәскәүдә тимер юллар, торак йортлар төзүдә һәм подшипник заводында эшләгән Фәттәхетдин бабайга да чират җитә. Мәликә әби ике баласы белән аны озатып кала. Сугыштагы мәхшәрне сөйләп бетерерлек түгел дип, бабай бу еллар турында бик авырлык белән искә алган. "Сугышның һәрбер көне бер гасырга тора иде,” – дип әйтә торган булган бабай. “Катюша” снарядлары тавышы килә башлагач, колак чыңлаганына түзеп булмый башлый, куркудан я чүгәләп куясың, я тәгәрәп җиргә сеңәсең. Һәрбер пуля, снаряд сиңа гына төбәп килгән сыман. Ә сугышта син боерыкны үтәргә тиеш. Яңадан күтәреләсең дә, яңадан – алга...

Фәттәхетдин бабам Чехославакия, Польша, Венгрияне азат итүдә катнашкан.  Сугышның соңгы елында бабам бик каты яралана һәм хәрби госпитальдә дәваланганнан соң 1945 елда туган авылына кайта.

Фәттахетдин бабай сугышта үзен кыю, курку белмәс, батыр сугышчы итеп күрсәтә. Батырлыклары өчен бик күп медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштагы яралары белгертеп торсалар да, Фәттахетдин бабай Чкалов промкомбинатына эшкә керә. Ул анда хуҗалык мөдире булып, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр хезмәт итә. Аның мактау хатлары һәм Почет грамоталары да бар. Кеше арасында ул үзенең хезмәт сөючәнлеге, кешелеклеге, игелеклеге белән аерылып торган.

Фәттахетдин бабай белән әбием бер ул һәм дүрт кыз бала тәрбиәләп үстерәләр. Балаларына тиешле тәрбия биреп, олы тормышка аяк бастырдылар. Алар үзләренең балаларында хезмәт сөючәнлек, фидакарьлек, олыларга карата хөрмәт һәм тормышны ярату кебек сыйфатлар тәрбияләгәннәр.

Ә минем әбием Гөлбану сугыштан соң дүртенче бала булып туган. Минтагир бабай белән өч ул үстерделәр. Шуларның иң олысы - минем әтием.

Кызганыч, ерак бабайны мин белмим. Бабам үлгәндә, мина бары җиде ай гына була.

Әбием ерак бабам турындагы истәлекләрне сөйләгәндә мин сугышның нинди рәхимсез икәнлеген аңладым. Дошманны тар-мар итүдә минем бабамның да өлеше керүе белән мин бик горурланам!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: