Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

«Бер күрешү – үзе бер гомер»

Кышның соңгы көнен истәлкле итеп озаттык. Казанның «Юность» исемле мәдәният сараенда Фәнис Яруллинның пьесасы буенча куелган «Бер күрешү – үзе бер гомер» спектаклен күрсәттеләр.

Шәһәрнең бер читеннән икенче читенә кадәр бик озак бардык, 10 минутка соңга калып кердек. Тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Халык йотылып тамаша карый, сөйләшү түгел, селкенми дә карыйлар. Ә сәхнәдә бары тик дүрт персонаж уйный, бары ике декорация. Ә уйнаучыларның интонациясе, дикциясе, сыгылмалыклары... Профессионал артистлардан бер дә ким башкармадылар алар үз рольләрен. Ике пәрдәлек пьесаны бер тында карадык. Сүзем артык түгел, карап туймадык, бу җылы рухлы залдан тамашачының чыгасы, артистларны җибәрәсе килмәде. 

Кием алганда Биек Тау артистлары куйганнар икән, дигән сүзләрне колакка элеп калдым.

Монда актерлар, режиссер һәм, һичшиксез, Фәнис ага Яруллинның искиткеч иҗат җимеше зур бәяләнде. Фәнис аганың йомшак язарга вакыты юк иде. Ул һәр җөмләсен , һәр әсәрен мең авырту аша язды. Шуңа аның иҗатына төгәллек, кыскалык хас иде.

Кичә халык аягүрә артистларны алкышлады, Фәнис ага Яруллин иҗатына баш иде.

 

Ләйсән Димиева Мәннаф кызы, Казан шәһәре 22 нче мәктәп укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев