Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Әдәби-музыкаль кичә: "Балачак - бәхет иле!" /сценарий/

Әлмәт шәһәрендә урнашкан "Диңгезкәй" балалар бакчасы “Балачак - бәхет иле” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырган. Бу бәйрәм шагыйрә Сәрия Бикмөхәммәтова иҗатына багышланган. Кичәне әзерләүче һәм алып ба...

Әлмәт шәһәрендә урнашкан "Диңгезкәй" балалар бакчасы “Балачак - бәхет иле” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырган. Бу бәйрәм шагыйрә Сәрия Бикмөхәммәтова иҗатына багышланган. Кичәне әзерләүче һәм алып баручы - әлеге балалар бакчасы тәрбиячесе Вәлиева Гөлназ Дамир кызы. Ул үзенең сценарие белән "Сабантуй" журналын укучы башка коллегаларын таныштырып үтә. 





Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Әлмәт шәһәре 29нчы "Диңгезкәй" гомумүстерешле балалар бакчасы


“Балачак - бәхет иле”


Шагыйрә Сәрия Бикмөхәммәтова иҗатына


багышланган әдәби-музыкаль кичә.


(зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары белән)


Әзерләделәр һәм алып бардылар:
Әлмәт шәһәренең “ Диңгезкәй” 29нчы балалар бакчасы тәрбиячесе
Вәлиева Гөлназ Дамир кызы,
музыка җитәкчесе - Артемьева Ольга Геннадий кызы


Әлмәт, 2017 ел.


Максат:


1. Балаларны Сәрия Бикмөххәмәтова иҗаты белән таныштыру.


2. Әлмәт шәһәрендә яшәүче якташ мөгаллимә-шагыйрә иҗатынакызыксынучанлык тәрбияләү.


3. Иҗади сәләтне үстерү өчен мәйдан ачуэтәргеч бирү.


Җиһазлау:


Сәрия Бикмөххәмәтова китапларыннан күргәзмә, шигырьләре буенча салган рәсемнәрпрезентация.


Кичә барышы:


Лирик көйгә тәрбияче һәм балалар залга керәләр, шагыйрә Сәрия Бикмөхәммәтованың “Тирбәлә бишек,тирбәлә” шигырь юлларына бию.


Музыка җитәкчесе:


Тирбәлә бишек, тирбәлә


Татлы йокыда бала.


Бала йоклагач мизгелне


Әнисе көйгә сала.


Тирбәлгән бишек шыгырдый


Төрә сагышы белән.


Тыныч кына йоклый бала


Бишек тавышы белән.


Тигез сулап бала йоклый,


Тирбәтеп куя бишек.


Фәрештәләр тыныч кына


Тирбәтеп куя ничек.


“Бишек “биюе.


Исәнмесез, диеп башлыйк әле,


Очрашулар шулай башлана.


Сезнең белән бүген очрашуга


Күңелебез шундый шатлана.


Алып баручы:


Исәнмесез, хәерле көн кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм, шигърият бәйрәме. Ә шигърият шәхестән башлана. Ул шәхеснең иҗат җимеше. Иҗат – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу.


Ә шагыйрәләр күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була. Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Сәрия Галиәхмәт кызы Бикмөхәммәтова иҗатына багышланган “Балачак - бәхет иле” дигән кичәгә җыелдык.


Шагыйрәләр, дисез, нинди була?


Алар эч серләрен җырга салалар,


Эчкерсез саф булып калалар.


Йолдызларга җырлар өләшәләр,


Җилләр белән калып серләшәләр,


Уйланып шигырь язалар.


Хөрмәтле Сәрия ханым! Һәм дә кунаклар! Ә хәзер сезнең алкышлар белән безнең өчен иң кадерле, иң газиз балаларыбызны сәхнә түренә чакырабыз.


(Күңелле музыка уйный балалар залга керәләркунаклар белән исәнләшәләр)



Алып баручы:


Исәнмесез балалар, хәлләрегез ничек? (балаларның җавабы)


Балалар бүген бездә зур бәйрәм! Нинди бәйрәм дисезме? Бүген шигырь бәйрәме,җыр бәйрәме, уен-көлке бәйрәме, балачак бәйрәме. Балалар әйдәгез кунакларыбызны бәйрәм бн котлап, матур теләкләребезне теләп “хәерле көн” җырын бүләк итәбез!


(җыр: “Хәерле көн”)


Алып баручы:


Балалар зинһар өчен әйтегез әле “Балачак” дигән сүзне сез ничек дип аңлыйсыз?


1 бала. “Балачак” дигәч минем йөргән балалар бакчасы, безгә күп белем биргән апаларым искә төшә.


2 бала. “Балачак” дигәч минем дусларым искә төшә.


3 бала. “Балачак” дигән сүз бн, минем күз алдыма туган як һәм аның матурлыгы килеп баса.


Алып баручы:


Балачак бит ул гаҗәеп киң төшенчә, ә балалар әдәбияты – балачакның көзгесе. Ул көзгегә карасаң, анда балалар дөньясы, малайларыбызның, кызларыбызның, ихлас тормышы, балачакның якты да, татлы да, шул ук вакытта тылсымлы да сәхифәләре ап-ачык булып күренеп тора. Балачак ул- чыннан да, үзе бер кабатланмас олы дөнья.


Балалар Сәрия апа бик тә талантлы шагыйрь. Ул Минзәлә районында туа. Ә балачагы Мөслим районының Түреш авылында уза. Балачагы бик авыр елларга туры килгән. Ул авырлыкларга бер дә бирешмәгән, һәрвакыт уңган тырыш булган. шигырьләр дә язган. Менә нинди оста апа икән!


Шигырләре балаларны шатландыра, җырлата, биетә ала.


(Слайд Сәрия апаның иҗаты буенча)


Татар халык биюе.


Алып баручы:


Балалар әйдәгез әле Сәрия апабызның матур кызыклы шигырләрен сөйләп китик.


1 бала.


2 бала. “Өч дус”


3 бала.


4 бала. “Ринальгә 1 яшь”


Балалар әйдәгез ял итеп музыка коралларында уйнап алабыз.


(Слайд “Әпипә” + оркестр) 


Балалар шагыйрәнең шигырләрен бик яратып өйрәнделәр әйдәгезтыңлап үтик.


1 бала. “Денис эшкә өйрәнә”


2 бала.


3 бала. “Фоторәсем”


4 бала.


(Уен “Куш кулым”)


Музыка җитәкчесе:


Хөрмәтле Сәрия апа һәм кунаклар! Сезгә безнең бакчада эшләүче тәрбиячеләр тарафыннан “Шаян бию” бүләк итәбез. Бу бию аша үзегезнең яшьлегезне искә төшерергә ярдәм итәр дип, өметләнеп калабыз.


(Бию + Слайд + тәрбиячеләр)



Алып баручы:


Сәрия ханым иҗатында табигатьне саклау зур урын алып тораУл хайваннар дөньясын, балаларны да җаны-тәне белән ярата.


1 бала. “Уенчык”


2 бала. “Рәхәт тамаша”


3 бала.


4 бала. “Алсу үскән кыз”


Алып баручы:


Сәрия ханымның күңел серләре сыйган шигырьләрен безнең тәрбиячеләр дә үз иттеләр.


(Азнакай шәһәре балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Хазиева Гөлнара Зөфәр кызының чыгышы)


Алып баручы:


Кадерле балалар һәм хөрмәтле кунаклар!


Балачак бит ул гаҗәеп киң төшенчә, ә балалар әдәбияты – балачакның көзгесе. Ул көзгегә карасаң, анда балалар дөньясы, малайларыбызның, кызларыбызның, ихлас тормышы, балачакның якты да, татлы да, шул ук вакытта тылсымлы да сәхифәләре ап-ачык булып күренеп тора. Балачак ул- чыннан да, үзе бер кабатланмас олы дөнья булып калачак! Һәрвакыт күңелегез бала йөрәге кебек саф, матур була язсын!


Сезгә бездән “Балачак биюен” бүләк итеп кабул итеп алыгыз.


Бию ”Балачак биюе”.


Балалар сезгә бүгенге очрашу ошадымы? Сезнең өчен матур шигырләрен язучы кунагыбыз Сәрия ханым язган. Менә безнең залыбызда нинди матур апалар килгәннәр, шулар арасыннан кайсысы Сәрия апа икән? (балалар күрсәтәләр)


Ягез әле үзен түргә чакырыйк.


Сәрия ханымга сүз бирелә.


Балалар сораулар бирәләр:


1 бала. Сәрия апа сез ничә яшьтә яза башладыгыз?


2 бала. Сез мәктәптә ничәлегә генә укыдыгыз?


3 бала. Кайсы шигырегезне яратасыз?


4 бала. Ә сез безнең бакчага тагын киләсезме? (җаваплар)


Алып баручы:


Балалар, Сәрия апа безгә вакыт табып килгән, әйдәгез аңарга чын күңелдән рәхмәт әйтик. Рәхмәт. Хөрмәтле кунаклар бүгенге очрашуыбыз ахырына да якынлашты, сезгә барыгызга да зур рәхмәт!


Сәрия апа сезнең иҗат чишмәгез бер дә саекмасын, каләмегез кулыгыздан төшмәсен! Сезгә исәнлекиминлекиҗади уңышлартелибез. Киләчәктә дә безне яңа китапларыгыз белән сөендерегез.


Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз!


(тәмам)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев