Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Гаиләм – горурлыгым

Редакциябезгә укучыларыбыздан бик күп хатлар килә. Алар арасында балаларның гаиләләре, якыннары турында язылганнары да шактый. Бүген, Халыкара гаилә көнендә, без аларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәргә булдык. Күпме җылылык, горурлык бит бу хатларда!

Редакциябезгә укучыларыбыздан бик күп хатлар килә. Алар арасында балаларның гаиләләре, якыннары турында язылганнары да шактый. Бүген, Халыкара гаилә көнендә, без аларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәргә булдык. Күпме җылылык, горурлык бит бу хатларда!

 

 

Бабам батырлыгы мәңгелек!

Бабам белән сугыш вакытында булган хәл турында сөйлим әле сезгә. Батырлыкның мәңгелек икәнлегенә үзегез дә төшенерсез.

Минем карт бабам Рафит Мөхәммәтнуров армия сафларына сугыш беткәндә алына. Ул сапёр отрядында хезмәт итә. Шулай бервакыт бабайның отрядын бер авылга җибәрәләр. Солдатлар, төн кунып, иртән эшкә тотынырга тиеш була. Бабай, күңеле нидер сизенгәндәй, төне буе йоклый алмый. Шул арада бер өйнең тәрәзәсендә шәүлә күреп ала ул. Моны командирына барып әйтә, ләкин аңа ышанмыйлар, чөнки бу авылда кеше калмаган була. Таң атуга, бабай теге йортка юнәлә. Өйдә ул алты ятим бала таба. Шул арада бабайның иптәшләре снаряд-миналарны шартлата да башлый. Бабай балаларны үз җилкәсендә берәм-берәм өйдән чыгара. Соңгы ике баланы алып чыкканда, аның янында снаряд шартлап, кыйпылчыклары күзләренә эләгә… Шулай бабабыз үзе сукыр калса да, алты баланы үлемнән коткара.

Бу вакытта аны авылда ярәшкән кызы, безнең карт әбиебез, көткән була. Бабай, мин мондый гарип килеш аңа кирәк булмам инде дип, әбиемә хастаханәдәге шәфкать туташыннан  хушлашу хаты яздыра. Бу хатны алу белән, әбием бабайның кайтуына өй сала башлый.

Аларның мәхәббәте барлык авырлыкларны да җиңә. Әби белән бабай, өйләнешеп, алты бала үстерәләр. Бабай, гариплегенә карамастан, гомер буе бакча эшләрен эшләде, үзе утын ярды, балалар карады. Кызганыч, өч ел элек бабабыз вафат булды. Аның белән хушлашырга ул коткарган балалар да килде. Бабабызга чиксез рәхмәтле иде алар!..

Нурислам МӘҖИТОВ, 

 Казан шәһәренең 15 нче татар гимназиясе укучысы.

 

 

ТАССР тарихында безнең нәсел эзе

Быел Республикабыз ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Бер гасырлык тарих. Ә тарихны кешеләр яза, аның һәр бите ‒ кеше язмышы, кеше тормышы.

Минем дәү бабам, әтиемнең дәү әтисе – Гатауллин Абдул Гатаулла улы ‒ ТАССР оешкан елны туа. Аның биографиясе республика тарихы белән бергә үрелеп бара.

Җидееллык мәктәп, беренче пионер булу, ФЗӨ мәктәбе, армия, биш ел сугыш, яралану һәм исән-имин туган илгә кайту...

Сугыштан соңгы авыр еллар, ашарга юк, кырда эшләргә техника юк, укымышлы белгечләр, җитәкчеләр җитми. Дәү әтиебез, партия кушуы буенча, Казанга югары партия мәктәбенә укырга китә. Өйдә карт әни, өч кечкенә бала белән хатыны кала. Биш елдан ул кызыл диплом белән районга кайта. Аны районның иң артта калган, җир сөрергә бары бер тракторы булган колхозга җитәкче итеп куялар.

1960-70 нче еллар. Республика тырышып алга бара. Завод-фабрикалар төзелә, халыкка яңа йортлар салына, космоска очалар. Колхозчыларның тырыш хезмәте белән колхоз да акрынлап аякка баса. Кохозчылар хезмәт хакын акчалата ала башлыйлар, һәр йортка газ плитәләре куела, өйләрне күмер ягып җылыта башлыйлар. Каралты-куралар төзекләндерелә, лапаслар хайван белән тула. Тормыш акрынлап җайлана, яшьләр авылда кала. Авыл үсә, матурая, гөрли. Яңа мәктәп, клуб, балалар бакчасы төзелә. Бик зур техника базасы булдырыла, хәттә азык эшкәртү заводы аякка баса. Бу үзгәрешләрдә дәү бабабызның өлеше һәм хезмәте бик зур. Ул лаеклы ялга чыкканчы, 25 ел колхозны җитәкли. Бүген дә Әтнә районы Ленин исемендәге колхоз республикада иң алдангылардан санала.

Тугры хезмәте өчен Гатауллин Абдул Гатаулла улы Хезмәт Даны һәм Ленин ордены, күп санлы медаль һәм грамоталар белән бүләкләнә. Аңа Татарстан авыл хуҗалыгының атказанган эшчесе исеме бирелә, ул республиканың Югары Советына депутат булып сайлана.

Дәү бабам ‒ нәселебезнең даны, горурлыгы. Аның тормыш юлы барыбызга да үрнәк!

Алинә ХӘКИМОВА,

Зеленодол районы С. К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев