Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Илебез тарихы – бабам көндәлегендә

Тарих дәресендә укытучым: “Минем гаиләдә сугыш кайтавазы” темасына эссе язарга кушты. Әбиемнең: “Синең карт бабаң – минем әти – сугышта булган,”- дигән сүзләре искә төште дә, мәктәптән кайтышлый ук аларга  йөгердем. Ә ул минем кулыма таушалып, саргаеп беткән бер дәфтәр китереп тоттырды...

Тарих дәресендә укытучым: “Минем гаиләдә сугыш кайтавазы” темасына эссе язарга кушты. Әбиемнең: “Синең карт бабаң – минем әти – сугышта булган,”- дигән сүзләре искә төште дә, мәктәптән кайтышлый ук аларга  йөгердем. Ә ул минем кулыма таушалып, саргаеп беткән бер дәфтәр китереп тоттырды.

Беренче битендә үк Әгерҗе районы Кадыбаш авылындагы Сибәтов Хәйдәр Ахунҗан улы көндәлеге булуы күрсәтелгән. Дөрес, көндәлек сугыштан соң гына башланган, 9 нчы биттән  сугышның һәр көне бөтен нечкәлекләре белән хәтердә яңартылып язылган. 

1941 нче елның 22 нче июнендә Фашист Германиясе хыянәтчел төстә илебезгә басып кергәндә Хәйдәр бабам армия сафларында Тбилиси шәһәрендә хезмәт иткән булган. “Көнбатышта каты сугышлар барганда, безнең армияне дә Иран чигенә күчерделәр, аны бәреп керергә приказ булды. Хой- Табриз шәһәрен яулап алдык. 51нче дивизиядә зенитчы булып сугышка кердем. Көньяк Кавказ фронтындагы Днепр ярларында барган  каты сугышларда катнаштым”, - дип язган.

1942 нче елда Украина, Кырым, Феодосияне дошманнардан азат итүдә бабамның өлеше булган. 1942 нче елның маеннан 4 ай буе чолганышта калганнарын, андагы йокысыз төннәрен, ачлыктан исән калу өчен үлгән атларны пешереп ашауларын укыганда күздән яшь акты, шул чор кешеләренең түземлегенә соклану хисе артты.

Бабамнар дивизиясе Сталинград фронтына күчерелә. Ә ул көндәлегендә болай дип яза: “Немецлар, бар көчләрен туплап, Сталинград шәһәренә ыргыла. Күктә кара болыт кебек немец самолетлары. Без, зенитчылар,  шул козгыннардан тимер юл станциясен саклыйбыз. Шәһәрдә бик каты сугышлар бара. Өстән утлы ядрәләр ява. Кала үлгән һәм яралы кешеләр белән тула. Без, сугышчыларга, дошманны ничек тә Идел аша уздырмау, Сталинград шәһәрен саклап калу турында приказ бирелде.

Тәмугъка эләккән төсле булдым. Бөтенесе ут эчендә. Өсте-өстенә өелгән мәетләр, яндырылган йортлар, коеларга тутырылган балалар, баганаларга асып куелган кешеләр – барысын да күрү күңелгә бик авыр булды”, – дип язган ул көндәлегендә.  Бабам берничә тапкыр фашист самолетын бәреп төшерә, үлем белән дә күзгә-күз очраша. “За оборону Сталинграда” медаленә дә лаек була.

1942 нче елның декабрь урталарында Красныйманч станциясе янында зур бәрелеш булуын, ике яктан да 200ләп танк катнашуын, көнозын барган канкочгыч бәрелештә безнең гаскәрләрнең 70тән 17се генә исән калып, ә фашистларның санарлык 1 танклары да калмавын язганда бабай нәрсәләр кичерде икән?

Аннан Ростов шәһәрен алулары, 1945 тә Кенигсбергны штурмлаулары хакында хатирәләре бик тетрәндергеч итеп язылган.

1943 нче елның җәендә булган вакыйганы укыгач, миндә бабам белән горурлык хисе икеләтә артты. “Бер станциядә без кукуруз басуына яшеренеп калдык. Көтмәгәндә немецның 7 танкы кереп килә. Комбат, машиналар белән тарттырып, пушкаларны алып чыгарга боера. Яшен тизлеге белән мин бер пушканы алып чыктым да, танкларга каршы куеп өлгердем”. Хәйдәр бабамның бу  уяулыгы “За отвагу!” медале белән бәяләнә.

Сугышның бөтен ачысын-төчесен күреп, күкрәк тутырып медальләр белән 1946 нчы елның 7 нче июнендә генә туган авылына кайта ул. 

Көндәлектәге иң соңгы җөмлә: “ Язмаларымны якмагыз, оныкларыма саклагыз”. Зур горурлык хисе белән бабам көндәлеген күкрәгемә кыстым. 75 ел үтсә дә, сугыш кайтавазы буыннар аша буыннарга тапшырыла. Әбиемнең әтисе Сибатов Хәйдәр теләге оныкчыкка барып иреште. “Сугыш” дигән котсыз сүзнең мәгънәсен бу көндәлекне укымыйча бу кадәр тирән аңлый алыр идемме? Бабам күргәннәр – үзе бер тарих. Безнең гаилә, безнең нәселгә бәйле тарих ул. Шуңа күрә дә безнең аны онытырга хакыбыз юк.

Азалия САЛИХОВА

Әгерҗе районының Кадыбаш мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев