Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Җинан әби васыяте

"Минем шәҗәрәдә Бөек Ватан сугышы еллары" бәйгесендә катнашучыларның иҗат җимешләре.

 

Сугыш... Нишләдең соң син? Син бит миллионнарча хатын-кызны – ирсез, аналарны – баласыз, балаларны әтисез калдырдың. Әтиләре сугышка киткәндә йә туып, йә туарга да өлгермәгән күпме бала калды.  Газиз улларын сугыш кырына озаткан аналарның күпме күз яше акты.  

Мин, сугышның ни икәнен белмәүче кыз, бу сүзне әйтү белән үк, бөтен тәнем чымырдап куя. Бу сүз – минем өчен иң куркыныч сүз. Сугыш. Безнең илнең тарихында күп сугышлар булган. Ләкин иң куркыныч, иң дәһшәтле, иң рәхимсез сугыш – Бөек Ватан сугышы булгандыр.

Сугышка газиз улларын озаткан аналар арасында минем дәү әбием –әниемнең  әбисе - Хафизова Бибирузателҗинан Лотфулла кызы да бар. Безнең гаиләнең тормышы – меңләгән гаилә тормышына охшаган да, үзенчәлекле дә; бу – зур тарихның бер күзәнәге.

Минем дәү әбием Хафизова Бибирузателҗинан Лотфулла кызы 1870 елда крестьян гаиләсендә туган. Күршеләре аның яшен сораганда ул, шаярып: “Мин Ленин бабагыз белән бер елны туганмын”, – дия торган булган. Җинан әбинең ире, ягъни бабаем озак яшәмәгән. Ватан сугышы башланганчы үлгән ул. Улларын югалту кайгысын аңа берүзенә кичерергә туры килә.

1941 елның җәе. Якты кояшны кара сөрем каплаган. Сугыш җиле һәрбер капканы каккан. Сугыш һичкемне аямаган. Берәүләр газиз ирләрен, икенчеләр сөйгән ярларын озатсалар, Җинан әбием фронтка бер-бер артлы җиде улын, бер киявен озаткан.

Улы Мансур Фин сугышыннан яраланып кайткан булса да, Бөек Ватан сугышына үз теләге белән киткән. Ә Исмәгыйле 3 ай сугышта катнашканнан соң, 1942 елда батырларча һаләк булган. Шул рәвешле,  Җинан әбиемнең җиде улы да – Якуб, Билалетдин, Мансур, Кашафетдин, Мөхәммәтгали, Исмәгыйль, Хәмзә һәм бер кияве Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаганнар. Күз нурларын офыкка төбәгән әбием йөрәге капкага җил килеп тигән саен янган, өзгәләнгән. Нур балкытып таңнар аткан саен, бер кайтырбыз диеп киткән оланнарын әбием тилмереп көткән. Әмма “Ил өчен, геройларча!” дигән хәбәрне бер-бер артлы алган газиз ана йөрәге сигез тапкыр телгәләнгән, сугыш ятим иткән килененә, әти назыннан мәхрүм калган оныкларына карап җанын кая куярга белмәгән әбием каян алды икән сабырлык?!

Фронтта җиде улын югалткан ялгыз ананың тормышы бик ярлы һәм авыр. Дөресен генә әйткәндә, авыл Советы, күмәк хуҗалык идарәсе, җәмәгатьчелек ягыннан Җинан әбиемә карата һич тә игътибар күрсәтелмәгән. Аңа карата гына түгел, тол калган бүтән аналарга да шундый ук мөнәсәбәт булган.

Җинан әбиемә егерме биш сутыйлы бакчасын сөрергә ат бирмәгәннәр. Бәрәңгене көрәк белән утыртып, аның биле бөкрәеп беткән, соңгы елларны тураеп басып йөри дә алмаган. Утын әзерләү дә зур михнәт булган, бу эштә дә ярдәм тимәгән. Җәйге вакытта әби ерак урманнан бәләкәй арба белән агач ботакларын үзе тартып алып кайтып кышлыкка әзерләп куйган. Ул запас озакка җитмәгәч, ат тизәге белән саламнан кирпечләр ясап, шуларны ягып өен  җылыткан.

Шунысын да әйтик, озак еллар ялгыз яшәү ярлылык һәм михнәтләр Җинан әбине баса алмаган, бернәрсәгә карамастан,  ул шаян холыклы булып калган. Бөкре әбисе бәләкәй арба белән утын алып кайтырга җыенган вакытта кечкенә оныгы, кызганып: “Әби, кире кайтканда ул утын төягән авыр арбаны ничек тартып алып кайтырсың икән?” – дип сораган. Әби елмаеп: “Йөк белән кайтканда минем ярдәмчеләрем бар,” – дигән. Оныклары,  кызыксынып, беркөнне әбинең ярдәмчесен күрергә каршы барганнар. Карасалар, бәләкәй арба үзе төшеп килә икән таудан. Ә әби ял итеп арттан кайта. Ярдәмчесе тау булып чыккан икән.

93 яшендә Җинан әбием үләр алдыннан якында яшәгән оныкларын, аларның балаларын өенә чакырган һәм васыятен әйткән: “Балаларым! Мин гомеремнең соңгы минутларына кадәр кадерле улларымның исән килеш өйгә әйләнеп кайтуларына ышанып яшәдем. Әгәр мин инде вафат булгач кайтсалар, минем аларга аталган бәхиллек сүзләремне әйтегез! Әгәр инде алар чыннан да һәлак булган булсалар, мәрхүм улларыма багышлап сәдака биргәндә тулы исемнәрен әйтегез!” Барлык туганнарым да Җинан әбинең васыятен беләләр һәм үтиләр.

Җинан әбиемнең исемен мәңгеләштереп Ютазы районы мемориаль комплексында мәһабәт барельеф булдырылды. Ел саен 9 нчы май көнне барлык туганнар җыелышып әбиемне искә төшереп барельефка чәчкәләр салабыз.

Иске Урыссу авылы мәдәният йортында Җинан әбием рухына багышланган хәтер кичәләре үткәрелеп тора. Бу кичәләрнең төп кунаклары – Җинан әбиемнең дүрт буын оныклары,  оныкчалары, оныкчаларының балалары.  Кичәгә әбиемнең авылдашлары да килә. Алар Җинан әбием тормышыннан истәлекле хәтирәләрне сөйлиләр.

Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев