Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Истәлекле җәй

Җәен китапханәдән китаплар алып куйдым да бушаган саен китаплар укыдым. “Сабантуй”дагы кроссвордларны чишәргә дә бик яратам.

Зарыгып көтеп алган җәйге каникулымда истәлекле көннәр күп булды.Җәй – елның иң гүзәл вакыты. Тирә-якта яшеллек. Кошлар сайравыннан кырлар яңгырап тора. Шифалы яңгырлардан соң яшелчә, җиләк-җимеш, игеннәр  өлгерә.

Җәен китапханәдән китаплар алып куйдым да бушаган саен китаплар укыдым. “Сабантуй”дагы кроссвордларны чишәргә дә бик яратам. Әбиләрдә кунак булырга да өлгердем. Алар белән бергәләп печән әзерләдем, җиләккә бардым. Җир җиләге уңып та караган быел! Чиләкләп җыелган җиләктән әбием кайнатма, компот, тагы әллә нинди тәмле сыйлар әзерләде. Җиләкләп чәй эчкәч, дусларым белән урамда төрле уеннар уйнадык.

Минем әтием, Сибгатуллин Илъяр, урып-җыю вакытында комбайнда эшли. Быелгы җаваплы чорда мине дә үзенә ярдәмче итеп алырга булды. Әтием белән бергәләп көн дә эшкә йөри  башладым. Башта комбайнны урып-җыю эшенә әзерләдек. Аннары басуга икмәк суктырырга чыгып киттек.Арпа, бодай, солы суктырганда төнге сменада да эшләргә туры килде. Аеруча истә калган вакыт бодай суктырганда булды. Берничә тапкыр комбайн  көйсезләнеп алды. Аны төзекләндергәнче эштән тукталып та торырга туры килде. Ничек кенә авыр булганда да әтием сабыр гына эш итә. Мин дә һәрвакыт әтиемә таяныч булырга тырыштым. Тырышуым бушка китмәде: 1 нче сентябрь көнне Белем бәйрәмендә “Игенче” агрофирмасы җитәкчеләре кулыннан бүләк алуы бик күңелле булды.

Җәйнең тагын бер истәлекле көне – гаиләбез белән “Шүрәле” паркында ял иткән көн. Андагы карусельләр, таганнар, төрле күңелле уеннар бик ошады. Кайткач дусларыма да сөйләдем әле.

Быелгы җәйнең искиткеч мул уңышы, кызарып пешкән җиләкләренең тәме, чәчәкләр хуш исе, кошлар тавышы, төнге караңгыда утлар балкытып эшләгән комбайн авазы гүзәл җәй турындагы хатирәләрне мәңге оныттырмас!             

Илназ Сибгатуллин,

Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев