КАРА ТАВЫК

Мин Алабуга каласында  яшим, исемем Айзат. Унынчы мәктәпнең 4А сыйныфында белем алам. Минем укытучым Гүзәл Низам кызы Хәбибуллина. Ул безне укырга, язарга өйрәтте. Җәй көннәрен әби белән бабай янында авылда үткәрәм.

Бу җәйдә, озак кына утырып, чуар тавык бер чеби чыгарды. Ул чебине мин тәрәзә төбендә үстердем.  Көннәр җылыткач ишек алдына алып чыктым. Күрше мәчесе ашамасын дип гел күзәтеп тордым. Көзгә инде ул зур үсте.

Тавык ялга кайтканымны көтеп кенә тора. Яратып кына кулны чукый. Колагыма якынырак килә дә: “Кайттың мени, бу атнада ничәлеләр алып кайттың?” – дип пышылдый.

Әле тагын серле сүзләр дә өйрәтергә маташа: “Туган телең татар теле, онытма син аны, яме?..” – ди.

Кара тавык күп итеп йомырка салып куя. Әби миңа йомыркадан тәмле итеп сөтле тәбә пешереп бирә.

 

Алабуга, 10 нчы урта мәктәпнең 4А сыйныфы укучысы Айзат Сәлимов

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • КЫШКЫ СЫНАМЫШЛАР Татар халкы табигатьтәге үзгәрешләргә элек-электән игътибар иткән һәм алдагы көн, ай һәм, хәтта, елда һава торышы нинди булачагын алдан сыный торган булган...
    875
    0
    0