Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Әкиятче сыйныф Кырлайда да бар

Арча районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары иҗаты

Арча районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары иҗаты

Курайчы малай һәм Явыз карчык

Бик борынгы заманда яшәгән, ди, бер карчык. Моның күршесендә генә бер ятим малай яши икән. Карчык аны бер дә яратмаган. Чөнки ул малай бик матур итеп курайда уйный, ди. Ул уйный башласа, кешеләр, эшләрен калдырып, дөньяларын онытып, аны тыңлыйлар. Карчык кешеләрнең үз янына килмичә, шул малай тирәсендә булуларыннан бик көнләшкән.

Көннәрдән бер көнне усал карчык малайга әйткән:

– Әйдә, бушка моңланып утырма, көйләреңне базарга илтеп сатыйк, – дигән.

– Юк, минем көйләрем калын кесәле, таш бәгырьле кешеләр өчен түгел, ә яхшы күңелле авылдашларым өчен, – дигән малай һәм өздереп көйләр уйный башлаган. Явыз карчык тиз генә өенә кереп капчык алып чыккан да курайдан агылган көйләрне шул капчыкка тутыра башлаган.

Явыз карчык төнлә капчыкны алып, ерактагы базарга юл тоткан. Ләкин көйләрнең бер дә капчыкта ятасылары килмәгән, кечкенә генә бер тишек тапканнар да, бер-бер артлы төшеп калганнар.

Карчык ашыгып атлаган да атлаган. Юлда ул арып-талчыгып беткән, шуңа күрә капчыгының җиңеләюен дә тоймаган. Базарга килгәч, караса, капчыгы буп-буш икән. Әй, кәефе киткән дә соң карчыкның. Буш капчыгын күтәреп кире кайтып киткән.

Кайтканда ул биек күктә сайраучы кошларның моңын ишеткән. Карчыкка бик таныш тоелган аларның көе.

– Төнлә килгәндә бер кош та юк иде бит. Таң атуга каян килделәр икән болр? – дип гаҗәпләнгән.

Капчыктан чыгып качкан көйләрнең тургайларга әверелүен ул белмәгән.

Шул көннән бирле, изге күңелле, тырыш игенче абыйлар, курайчы малайның көйләрен тыңлап, тагын да дәртләнеп эшлиләр икән.

Инсаф Шакиров



Күкләр могҗизасы

Борын-борын заманда бөтен җир шары кап-караңгы булган. Көннәрдән бер көнне барлык җиһанны таң калдырып Кояш чыккан. Бөтен тереклек иясе шатлыктан нишләргә дә белмәгән. Ә кич җитүгә кешеләр авыр сулаганнар, дөнья тагын караңгылыкка чумган. Шулай авыр сулап утырганда кинәт кенә күк йөзендә Ай калыккан һәм йолдызлар җемелдәшә башлаган. Шул көннән бирле кешеләр шат, бәхетле булып яшәгәннәр. Көндез аларны – Кояш, төнлә Ай һәм йолдызлар шатландырган.

Илүзә Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев