Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Әкиятчеләр

Биектау районындагы Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче мәктәпнең 3 "В" сыйныф укучылары әкиятләр язарга ярата.  Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Наилә Габдрәшит кызы укучыларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләп, татар басмалары белән даими таныштыра. Укучылар үзләре дә яратып каләм чарлый.

Биектау районындагы Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче мәктәпнең 3 "В" сыйныф укучылары әкиятләр язарга ярата.  Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Наилә Габдрәшит кызы укучыларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләп, татар басмалары белән даими таныштыра. Укучылар үзләре дә яратып каләм чарлый.

Ике дус

Борын-борын заманда яшәгән, ди, хуш исле сабын белән мунчала. Алар бик якын дуслар булганнар.                                                                                                                                   

Көннәрдән бер көнне, юына торгач, сабын эреп юкка чыккан. Мунчала дустын югалткач, бик борчылган, ди. Мунчала башка сабыннар белән танышса да, үзенең якын дустын оныта алмаган. 

Адель Гимадеев

Кыз һәм песиләр

Борын-борын заманда яшәгән, ди, кыз белән песи. Кызның исеме – Миләүшә, песинең кушаматы Актәпи булган.

Көннәрдән бер көнне Актәпи югала. Миләүшә елый да елый, ашамый, берәү белән дә сөйләшми башлый. Ул үзенең песие өчен бик тә кайгыра. Миләүшә песиен көн саен эзли. Беркөнне Актәпине эзләгәндә  “мияу-мияу “ дигән тавыш ишетә. Ул үзенең Актәпиен таптым дип уйлый. Ләкин ул песи Актәпи булмый, үләннәр арасыннан кара песи килеп чыга. Үзенең ак песиен тапмаганга кызның  кәефе кырыла. Миләүшә кара песидән: "Актәпине күрмәдеңме?” – дип сорый. Кара песи: “Юк шул, күрмәдем", – дип җавап бирә.

Миләүшә, елый-елый өйгә кайтканда, кара песи аны тынычландырып: “Елама, синең песиең тиздән кайтыр”, – ди. Миләүшә кара песине өенә алып кайта, тәмле сөт эчертә. Кара песигә Назлы дип исем куша.

Назлы Миләүшәгә: “Иртәгә иртән Актәпине эзләргә чыгабыз", –  ди. Иртәгесен алар бик озак эзләгәннән соң, Актәпине урман кырыеннан табалар. Шул көннән алар өчесе бергә дус-тату яши башлыйлар.

Сәмирә Сибгатуллина

Сәер урман

Мин урманда йөрергә яратам. Урманда бик матур. Бөтен җирдә күбәләкләр очып йөри. Еракта бик сәер агач үсеп утыра. Мин шул агач янына килдем. Бу агач бик сәер итеп селкенеп утыра һәм ул кешечә сөйләшә. Аның яфрагына тигәч, ул миңа серләрен сөйли башлады. Шул вакытта әни мине уятты. Ул сәер урман төштә булган икән.                         

Рамина Хәкимуллина

Изге чишмәне эзләп

Җәйге ялларда Әнвәр белән Әмирә әби-бабайларына кунакка кайттылар. Рәхәтләнеп болында чаптылар, җиләк ашадылар, атлар карарга бардылар, су буенда балык тоттылар, су коендылар.

Көннәрдән беркөнне, бабайлары күрмәгәндә, Әнвәр белән Әмирә иске өйнең чормасына менәргә булдылар. Алар анда менәргә күптән кызыга иде инде. Чормада караңгы булса да, бу аларны куркытмады. Кесә фонарен яндырып, чормага менеп киттеләр. Монда иске чүпрәкләр, бәлки кирәге чыгар, дигән вак-төяк куелган иде. Үзләренә кызык булган әйберне тапмагач, алар инде кире төшәргә уйлаганнар иде, шунда почмакта яшеренгән сандыкны күреп алдылар. Сандыкта борынгы китаплар, иске гәзит-журналлар тутырылган. Сандыкның иң төбендә иске генә чүпрәккә төрелгән кәгазьгә тап булдылар. Кәгазьне ачып карауга, аптырап калдылар.

– Бу ниндидер тылсымлы картага ошаган, – диде Әнвәр.

– Юк, бу хәзинә яшерелгән карта булырга тиеш, – диде Әмирә.

Озак кына бәхәсләшкәннән соң, балалар иртәгә шушы карта буенча сәяхәткә чыгарга булдылар. Кичтән рюкзакларына су, ашарга  коры-сары тутырдылар, баулар, кайчылар да алдылар.

Бу әзерлекне бабайлары күзәтеп торды, ул Әнвәр белән Әмирә үзләре сөйләр, дип көтеп йөрде. Аларның серләшүен күреп, үзе сүз башлады:

– Әллә, балакайлар, миннән серегез бар инде? Уеннан уймак чыкканчы, вакытында сөйләп бирегез!Ярдәмем кирәк булса, булышырмын.

Әнвәр белән Әмирә, бер-берсенә карашып, тын калдылар. Сөйлисе дә килә, бабай орышыр дип тә куркалар. Балалар түзмәделәр, барысын да сөйләп бирделәр.

– Балакайлар, бик кызык эшкә тотынгансыз сез! Иртәгә сезнең белән мин дә барырмын, – диде бабалары.

Иртән торгач, юлга кузгалдылар. Башта Рәфыйк болыны буйлап үргә менделәр. Карта юлны Садрый елгасына таба күрсәтә иде – шунда юл тоттылар.

Әнвәр белән Әмирә йөри-йөри арсалар да, бабалары янында сер бирәселәре килмәде. Бик озак бара торгач, көн кичкә авышкач кына кирәкле җиргә килеп җиттеләр. Бу биек-биек агачлар арасына яшеренеп, зур ташлар арасыннан агучы кечкенә генә чишмә иде.

– Шуның өчен без көне буе йөрдекме? – диде Әнвәр.

– Алай димә, улым, – диде бабасы. Бу – бик изге чишмә. Аның суы – мең чирдән дәва, диләр. Элек бу урында зур мәчетле авыл булган... Хәзер бу урынга юлны онытканнар. Ә бу картаны мин сезнең кебек кечкенә вакытта, бабам белән чишмәгә килгәч ясадым.

Әнвәр һәм Әминә бабалары белән чишмәне чистарттылар, туйганчы су эчтеләр. Чишмә суы, чыннан да, бик тәмле иде. Әбиләренә дә күчтәнәчкә су тутырып алдылар. Әнвәр белән Әмирә бик канәгать калдылар. Серле картаны истәлеккә калдырырга булдылар. Киләсе җәйгә дә кирәге чыкмый калмас!

Әминә Шакирянова       

Ялкау егет

Бер авылда ялкау егет яшәгән. Аны әтисе дә, әнисе дә гел сыйпап ашатканнар, йоклатканнар. Егет урамга да чыкмаган, мәктәпкә дә йөрмәгән. Вакыт барган, егет ялкауланып гел өйдә утырган. Бер көнне әтисе дә, әнисе дә күрше авылга кунакка киткәннәр, ашарга калдырмаганнар. Егет ачыгып, кибеткә киткән, ләкин кибеткә юлны тапмаган. Авыл урамнарында адашкан да, утырып елаган. Авылдашлары бу хәлне күреп, егеткә булышканнар, өенә таба юл күрсәткәннәр, ашатканнар һәм әйткәннәр:

– Син мәктәпкә кил! Анда бер серле китап бар. Шул китапны укысаң, барысына да  өйрәнерсең.     

Егет, авылдашларын тыңлап, икенче көнне мәктәпкә киткән, теге серле китапны табып укыган һәм бик күп әйберләргә өйрәнгән.

Рамазан Имамеев

 

 

 

                                           

 

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев