Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Әкиятле хатлар

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары иҗаты

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары иҗаты

 

Сарык бәтие

(Әкият)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер ярлы гына кеше. Бу кешенең  булган, ди, базардан сатып алган бер сарык бәтие. Бәти шундый матур булган. Карап туймаслык, ди. Аның дүрт аягында да кара төрткесе бар икән. Күзләре – кара, койрыгы белән гәүдәсе ак икән. Көннәр, атналар үткән, сарык бәтие матур бәрән булып үсеп тә җиткән.

Менә бер көнне хуҗасы бәрәнен болынга ашатырга алып чыккан. Хуҗа үзе белән печән чабарга чалгысын да алган. Килеп җиткәннәр болар шундый матур бер аланга. Аланда төрле чәчәкләр үсә, чәчәкләр өстендә бик матур күбәләкләр очып йөри икән. Сарык бәрәне бу матурлыкка шаккаткан.

Хуҗа печән чаба башлаган, ә бәрән, татлы үләннәр ашый-ашый, үзе дә сизмичә, бик еракка киткән. Борылып караса, бөтенләй чит-ят җир. Ары сикергән, бире чапкан, тик хуҗасын тапмаган. Үз-үзенә бик нык ачуы чыккан, кырмыска оясын туздырмакчы булган. Тик кырмыскалар әйткәннәр: “Берүк безнең шәһәрчегебезгә тия күрмә, ни теләсәң, шуны эшлибез”, – дигәннәр. “Миңа хуҗамны табарга булышсагыз иде”, – дигән бәрән. Кырмыскалар аңа бик теләп булышканнар, хуҗасы янына алып барып куйганнар.

Шул көннән башлап, сарык бәрәннәре беркайчан да хуҗаларын ташлап китми башлаганнар. Чакыргач та йөгереп киләләр икән.

Камилә Яббарова

Тылсымлы җил 

(Әкият)

Борын-борын заманда ташбакалар һәм балыклар кошлар кебек күктә оча торган булганнар. Алар бик усал булган. Кешеләргә, хайваннарга һәм кошларга зыян салганнар.

Көннәрдән бер көнне бик көчле давыл чыга. Җил ташбака белән балыкны җиргә бәреп төшерә. Алар  җилгә: «Безне күккә күтәр», – дип ялына башлый. Тик җил аларны тыңламый.   

– Сез кешеләргә,табигатькә зыян китерәсез. Шуның өчен дә мин сезне күккә күтәрмим, – ди.

Җил ташбаканың өстенә бер зур таш куя. Шуннан бирле ташбака шул ташны күтәреп йөри икән. Ә балыкны суга җибәрә. Балык та судан әлегәчә чыга алмый, ди.

Алинә Солтанова 

Тылсымлы җиләкләр

(Әкият)

Бер кечкенә генә авылда яшәгән, ди, Алия исемле кыз. Алия бик уңган һәм шаян кыз булган. Әнисе аны бик яраткан. Аның дуслары да бик күп булган.

Бервакыт Алия дус кызлары белән җиләккә киткән. Алар бик күп итеп җиләк җыйганнар. Алия җиләк җыя-җыя дусларыннан аерылып киткән һәм адашкан. Ул бер бик матур, әкиятләрдә сөйләнә торган аланга килеп чыккан. Анда җиләк бик күп һәм эре икән. Алия бер җиләккә кагылган һәм ни күрсен: бөтен җиләкләр бер рәткә тезелеп аңа юл күрсәткәннәр. Ул җиләкләр күрсәткән юл белән барган һәм урман кырына чыккан. Җиләкләргә рәхмәт әйтеп, өенә кайтып киткән.

Өенә кайткач, әнисенә урманда булган хәлләр турында шатлана-шатлана сөйләп биргән ул. Булган хәлләр турында сөйләшә-сөйләшә, җиләкләп чәй эчкәннәр.

Гөлназ Латыпова

Әтәч

(Әкият)

Элек заманда булган икән, ди, бер Әтәч. Бу Әтәч ишегалдына чыгып, тәртип саклагандай, як-ягына каранып, эре генә атлап йөри икән, ди. Шулай кукыраеп йөргән-йөргән дә, ди, биек койма башына менеп кунаклаган, ди.
— Кик-ри-күк! Кик-ри-күк! Мин — Шаһ-әтәч, Патша-әтәч, мин — Хан-әтәч, Солтан-әтәч! — дип кычкыра икән, ди.

— Чибәркәйләрем, сөекле тавыкларым, Карабикәләрем, Акбикәләрем! Әйтегезче, матурлардан матур кем матур, батырлардан батыр кем батыр? — дип сорый икән, ди, бу.
Шул тирәдә булган барлык Карабикәләр, Чуарбикәләр, Акбикәләр йөгерә-йөгерә җыелганнар, ди, үзләренең шаһлары, бөек падишаһлары, мактаулы ханнары, куәтле солтаннары янына. Җыелганнар да, ди, болар җырлый башлаганнар, ди:
— Кая инде, кая инде ул безнең ханыбызга тиң әтәч?! Кая инде, кая инде ул безнең мактаулы шаһыбыз, безнең сөекле падишаһыбыз белән тиңләшерлек җан?!  Юк, юк, юк инде ул, ханым-солтаным! Синнән дә акыллы, синнән дә матур, синнән дә батыр юк инде бу дөньяда! — диләр моңа тавыклар.
Әтәч тагын да көчлерәк итеп:
— Кик-ри-күк! Кик-ри-күк! — дип кычкырган да, ди, тагын сораган, ди, болардан:
— Арыслан тавышыннан да көчлерәк тавыш кемдә бар? Кемнең аягы куәтлерәк тә, кемнең кием-салымы зиннәтлерәк?
— Кемнең булсын, синең киемең зиннәтлерәк, падишаһыбыз, синең аякларың тимердән дә ныграк, солтаныбыз! Арыслан дигәннәре синең белән тиңләшә аламы соң?! Синең тавышың арыслан тавышыннан да гайрәтлерәк! – дип җырлашкан, ди, Тавыклар.

Әтәч масаюыннан шартларга җиткән, ди. Кикриген тагын да югарырак чөеп җибәргән дә:
— Кик-ри-күк! Кик-ри-күк! Карагыз әле, хатыннар, дөньяда кемнең тәхете биегрәк тә, кемнең башындагы таҗы затлырак? — дип сораган.
Тавыклар, йөгерә-йөгерә, биек койманың янына ук килгәннәр дә кукыраеп утырган Әтәчкә башларын иеп:

— Тәхетләрдән биек — синең тәхетең биек, таҗлардан затлы — синең таҗың затлы, синең таҗың бит ул җем-җем итеп тора. Син бит безнең бердәнбер падишаһыбыз! — дип әйткәннәр, ди.
Шул арада юан пешекче койма артыннан аяк очларына гына басып килгән дә Әтәчне эләктереп тә алган, ди...
Гадел Хөсәенов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев