Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Кояш белән Ай

Борын-борын заманда яшәгән, ди Күк йөзе. Аның чибәрләрдән чибәр ике кызы булган, ди.

Берсенең исеме – Кояш, икенчесенке – Ай. Кызлар бик дус, ярдәмчел булганнар. Әниләрен дә тыңлаганнар, бергә уйнаганнар, бергә әнкәләренә булышканнар да.

Көннәр, еллар үткән. Кызлар гүзәлләрнең гүзәле булып үсеп тә җиткән. Гел көзге каршында бөтерелергә, көзгегә карарга яратканнар.

– Мин иң чибәре! Мин синнән матуррак! – дип ярыша, талаша башалаганнар кызлар. Күк йөзе кызларын берничек тә тыя алмагач, бик гарьләнгән.  Ачуы килеп:
– Бер-берегезне беркайчан да күрә алмасагыз иде! –  дип ачуланган.  Шул вакытта күк күкри башлаган, яшен камчылары Ай белән Кояшны икесен ике якка очырган.  
Шуннан бирле Ай белән Кояш бер-берсен күрергә тилмерәләр, ди. Күркәм Ай төнлә үзенең нурлы йөзен күрсәтсә, гүзәл Кояш көндезен балкый, ди. Ай белән Кояшның бер үк вакытта күктә булганы да бар. Әйе,  бик сирәк очракта гына, бер мизгелгә генә Күк йөзе аларга бер-берсен сәламнәргә рөхсәт бирә, ди.

 

Ләйлә Кыямова, 5 А сыйныфы, «Ак каурый» түгәрәге әгъзасы, Яр Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев