Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Курку белмәс Хәлиулла

"Минем шәҗәрәдә Бөек Ватан сугышы еллары" бәйгесенә килгән тагын бер хат.

Хәбибуллин Хәлиулла Хәбибулла улы - минем Рафис бабамның әтисе - 1916 нчы елның 4 нче октябрендә Мөслим районы Салавыз Мухан авылында дөньяга килгән. Үсмер һәм яшьлек еллары шушы авылда үтә.

Әтисе Хәбибулла авылда ярлылардан санала. Гомерен байга бил бөгеп, хезмәт итеп уздырган. Аның балаларына калдырган  бар мирасы – тырышлык, хезмәт сөючәнлек, кешелеклелек, намус һәм хезмәт сөючәнлек. Хәлиулла әтисенең мирасына тап төшерми. Яшьтән үк хезмәт яратып үсә. Колхозлашу елларында кыю йөрәкле егет кулакларга каршы көрәштә актив катнаша. 

Хәрби комиссариатка барып, үзе теләп Совет Армиясе сафларына китә. Ул хәрби хезмәт юлын илнең көнчыгышында-Кытай чигендә башлый. Өйрәнүләр вакытында да, хезмәттә дә үзен оста, булдыклы солдат итеп таныта. Көннәр шулай бер-бер артлы үтә тора. Инде хәрби хезмәтне төгәлләп, кайтырга дүрт-биш ай калганда, Бөек Ватан сугышы башлана. Егетләрне тиз арада фронтка озаталар.

Мәскәү янында немецлар белән каты бәрелешләр була. Аларның полкы сугышка керә. Хәлиулла пулеметчы була. Кыю солдатның пулеметы беркайчан да туктап тормый, дошман өстенә ут яудыра. Канлы бәрелешләрнең берсендә ул каты яралана. Дошман пулясы аның күкрәген уң яктан аркылы тишеп үткән була. Туктаусыз кан коскан хәлдә аны госпитальгә озаталар.Терелеп чыга, тагын сугышка китә. Хәлиулла 245 нче зенит-артиллерия полкы составында Балтыйк буе республикалары: Эстония, Латвия, Литваны немец-фашистлардан азат итүдә аяусыз көрәшә.

Чираттагы авылны дошманнардан азат итәргә дигән бурыч куела. Берничә мәртәбә һөҗүмгә күтәрелеп карасалар да, дошманның “ут яңгыры” сугышчыларны җиргә ятарга мәҗбүр итә. Бер йортның чардагына урнашкан немец пулеметының безнең сугышчыларга туктаусыз атып торуына түзәрлек булмый. Хәлиулла ул йортның чардагына төзәп ут ача. Шуны гына көткәндәй, дошман артиллериясе тирә-юньгә көчле ут яудыра, пулялар сызгыра, снарядлар ярыла башлый. Җир убыла диярсең. Хәлиулла, каты яраланып аңын югалта. Бар да тынгач, медсанитарлар яраланган сугышчыларны медсанчастька алып китү өчен җыя башлыйлар. Хәлиулланы үлгән дип уйлыйлар. Егет яу кырында ятып кала. Санитарлар кире әйләнеп килгәндә, әкрен генә ыңгырашкан тавыш ишетеп туктап калалар. Тавыш килгән якка барсалар, ни күрсеннәр-үлем хәлендә, канга баткан, башы каты яраланган, ярасыннан әле һаман  кан саркып торган егетне күрәләр. Аңын югалткан, көч-хәл белән генә сулыш алып, ара-тирә ыңгырашып ятучы сугышчыны медсанчастька алып кайталар. Өченче көнне генә аңына килә ул. Чыннан да, үлеп терелә Хәлиулла. Башта аны Мәскәүгә госпитальгә җибәрәләр. Бераз терелә төшкәч, әнисенә хат яза. Хатны алган ана улының исәнлегенә ышана да алмыйча, аптырап ала. Чөнки авылга Хәлиулланың “үлде” хәбәре килгән була. Әнисе Миңнеҗиһан елый-елый газиз улы Хәлиулланың җидесен дә, кырыгын да олылап уздырган була.

Мәскәүдән аны Фирганә шәһәренә озаталар. Анда биш ай дәвалана. Башындагы яралар бик озак һәм акрын төзәлә. Егетнең башын рентгеннан карагач, күренеп торган егерме җиде снаряд кыйпылчыгы була. Шуларның иң зурысы-биш сум акчадан зуррагы-сул яктагы чигә янында баш сөягенә ябышкан. Операция  ясарга ярамый, чөнки баш мие агып чыгарга мөмкин.

Кар, яңгыр явасы булса да, җил-давыллар чыкса да, әз генә һава торышы үзгәрсә дә бабайның башы бик нык авырта, сызлый. Авыртудан үзен кая куярга белмәгән чаклары күп була. Ләкин ул түзә, бик сабыр була. Башына кепкасын кия башласа да, аның җөе башы эчендәге снаряд кыйпылчыклары торган урынын авырттырмасын өчен, яраланган урынга дүрткә бөкләнгән кулъяулыгын куеп йөргән. Ул кыйпылчык-тимер ярчыкларын 52 ел буена башында йөртеп, үзе белән алып китә.

Берничә тапкыр үлемнән исән калган Хәлиулла, күкрәген орден-медальләр бизәгән батыр солдат булып, 1945 нче елның соңында гына туган якларына әйләнеп кайта. Аңа “Батырлык өчен”, “Бөек Ватан  сугышы чорларында  Германияне җиңгән өчен”, Жуков медале бирелә. I нче дәрәҗә Бөек  Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соңгы елларда 10 юбилей медаленә лаек була.

Сугыштан соңгы еллаарда намуслы хезмәт куя. Тормышта да, авылдашлары арасында да хөрмәтле кеше була.

Үрнәк гаиләдә алты бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларның һәрберсе намуслы хезмәт куеп, тату гаилә булып яшиләр. Бүгенге көндә һәммәсе дә лаеклы ялда. Бабайлардан калган мирасны намуслы хезмәтләре белән оныклары дәвам итә.

Регина Хәбибуллина

Мөслим лицее укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев