Үләннәр патшалыгында

 

Борын-борын заманда урман патшалыгы булган, ди. Көннәрдән бер көнне патша үләннәргә фәрман биргән: "Кем дә кем үзенең файдалы булуын исбатлый, шуны бакчамда үстерәчәкмен!" - дигән.

Үләнәр, бер-бер артлы патша янына килеп, үзләрен мактый башлаганнар. Иң беренчеләрдән булып Гөлҗимеш килгән .

– Мин – төрле витаминнарга бай һәм төрле авыруларга каршы торучы куак. Бакчаның бизәге дә! – дигән.

– Ә мин – кешеләрнең иң яраткан чәчәге. Төрле төстәге чәчәкләрем бакчаларны бизи, – дигән Гөлчәчәк.

– Ә мине “Кояш чәчәге” дип атыйлар. Күпләр яратып ашый! Орлыкларымнан ясалган хуш исле майны да гел кулланалар, – дип мактанган Көнбагыш.

Меңьяфрак та үзенең шифалы, төрле авыруларга дәва булуын дәлилләгән. Күкчәчәк тә калышмаган:

– Мин – кырларның бизәге генә түгел, ә организмдагы микробларны да юк итүче.

Патша бу үләннәрнең шифасы турында белгәч, барсын да үзенең бакчасында үстерергә булган. Шул көннән башлап Гөлҗимеш, Гөлчәчәк, Көнбагыш, Меңьяфрак, Күкчәчәк патша бакчасында бер-берсе белән дус-тату яшиләр, ди.

 

Элиза Хәмидуллина,

Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: