Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Менә шундый җәй!

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Әгерҗе районының Ләбиб Айтуганов исемендәге Девятерня  төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары җәйге ялларын ничек үткәргән? Барысы да алардан килгән бер кочак хатта.

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Әгерҗе районының Ләбиб Айтуганов исемендәге Девятерня  төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары җәйге ялларын ничек үткәргән? Барысы да алардан килгән бер кочак хатта.

Җәйге бер көн

Җәйге каникул вакытында мин бик күп җирләрдә кунакта булдым. Кызыклы кешеләр белән таныштым, күп дуслар таптым, яңа һөнәрләр өйрәндем. Мөгаен, минем өчен иң күңеллесе – Кадыбаш авылында яшәүче дус кызда кунак булудыр. Ни өчен дигәндә, дус кызым Ралина әбисе белән яши. Аның әбисе бик күпне күргән, безгә кызыклы вакыйгаларын сөйләде, мич ашлары пешерергә өйрәтте, яшь чакларын искә алды. Уйлап карасаң, элек бүгенгә караганда күңеллерәк, кызыклырак булган кебек тоелды миңа. Ул кичке уеннар, җыр-биюләр оештыруларын, кичке клубларга, аулак өйләргә йөрүләрен сөйләде. Аулак өйләрдә бәйләү, чигү белән шөгыльләнүләре турында искә алды. Ә бүген Әлфия әби дуслары белән Интернет аша аралаша. Заманнан әбиләр дә артта калмый.

Назлыгөл Арсланова

Балның файдасы

Быелгы җәйге ялларым бик файдалы үтте. Чөнки без гаиләбез белән урманда бал кортлары белән бергә бал җыйдык. Борыңгы фикер ияләре балны сәламәтлек чыганагы дип атаганнар. Ул электән үк бөтен халык­ларда да киң кулланылган.

Бал хәзер дә кешеләр­не күптөрле авырулардан дәвалый. Чөнки бал кортларын күзәтеп торсаң, балны корт бик тырышып җыя. Уйлап карасаң, алардан да эшчән затлар юктыр кебек. Алар аны һәрбер чәчәктән, һәрбер үләннән, иң файдалысын гына җыеп алып кайтырга тырыша. Шуны кешеләргә җиткерәләр. Балның файдасы әйтеп бетергесез. Без, кешеләр, балның кадерен, файдасы һәм шифасын белсәк иде.

Азалия Шакирова

 

Велосипед һәм саф һава

Мин, Самат Даутов, быелгы җәйдә күп вакытны саф һавада үткәрергә тырыштым, иртән һәм кичен велосипедта йөрдем.  Велосипедта йөрү – тынычландыра, баш ял итә, күзгә дә әйбәт күнегү дип санала икән. Быелгы  укудан соң велосипедта йөрү кирәк дип саныйм. Әнием, велосипедта йөрү иммунитетны ныгыта, ютәл белән интегүчеләргә, астма белән авыручыларга файдасы зур, ди. Велосипедта йөрергә дусларымны да кызыксындырдым. Алар белән күрше авылларга барабыз. Минем белән дусларым булганга мин бик шатланам.

Самат Даутов

 

“Алтын каләм” фестивалендә  җиңү яуладым

Мин җәемнең бер атнасын "Алтын каләм" фестивалендә үткәрдем. Ул "Волга" (Идел) яшьләр үзәгендә узды. Бу атна эчендә без үзебезне журналист ролендә сынап карадык: мәкаләләр яздык, гәҗитләр чыгардык. Биредә мин үз эшемне анализларга, кат-кат тикшерергә, гәҗитләрне матур итеп бизәргә өйрәндем. Шулай ук мин үземне корректор буларак та күрсәттем. Үзеңә мәкаләләр язу һәм башкаларныкын да тикшерү авыр, әмма бу - "рәхәт авырлык", үздисциплинага, мөстәкыйллеккә өйрәтә торган эш. Юнәлешебездәге һәр катнашучы көченнән килгәнчә тырышты, бер-берсен язмалары белән илһамландырды.
Йокысыз төннәр инде артта калды, ләкин бу мөһим түгел, чөнки әлеге фестивальдә мин журналистиканың миңа бик нык ошавын аңладым. Һәм, әлбәттә инде, фестиваль барышында мин онытылмаслык хисләр алдым, яңа дуслар таптым.

Журналистика белән кызыксынган һәрбер укучыга "Алтын каләм"гә барырга киңәш итәм. Сез монда үз юлыгызны табачаксыз!

Лиана Габбасова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев