Минем бабам – герой

Быелгы яз үзе белән Бөек Җиңүнең 75 еллык бәйрәмен алып килде. Безнең гаилә бу көннәрдә, гадәттәгечә, әбием белән гаилә архивын барлый. Без, аның тирәсенә җыелып, инде ничәнче кат аның сөйләгәннәрен тыңлыйбыз. “Быел минем әтием Хөсәенгә 100 яшь тулган булыр иде”, - дип башлый ул сүзен моңсу гына. Без инде әбием сөйләгәннәрне яттан беләбез...

Хөсәен бабайны 1940 елны хәрби хезмәткә алалар. Һәркемнең бит моряк буласы килә, бабай да Тын океан флотына эләккәненә куанып, гаиләсенә беренче хатын юллый. Әмма шатлык озакка бармый, безнең чикләрне еш кына дошман кораблары һәм самолетлары утка тоталар. Бабайлар корабле дә минага эләгеп шартлый. Иртән балык тотарга төшкән кешеләр су өстендә йөзеп йөргән морякларны күреп коткарырга ашыга. Бабайга да бәхет елмая, аны да бер балыкчы көймәсенә ала. Ул шунда нык кына яраланып,  беренче сугышчан чыныгу ала. Госпитальдә дәвалана.

1941 елда Германия илебезнең чикләрен боза. Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның башыннан азагына кадәр Хөсәен бабам 285 нче укчы полкта сугыша. Ул 76 мм пушканың гвардия старшинасы. 76-мм полк пушкасы СССР да күпләп чыгарылган беренче артиллерия техникасы була. Аны 1928 елдан 1943 елга кадәр  18000  пушка чыгаралар. Полк пушкалары дошманның ут нокталарын юкка чыгару өчен хезмәт итә. Пехота аңа үз итеп «полковушка», «бобик» дип дәшә. Бабайлар аны 4 атны рәттән җигеп өстериләр, ә тагын 4 ат запас йөри, аларга сугыш кирәк яраклары, азык - төлек  башка кирәк әйберләр төяп йөриләр. Шуңа да бабай атларны бик яраткан. Әле шундый хәл булган – яралангач бабайны аты сугыш кырыннан алып чыккан.

    1942 елның октябреннән 1943 елның февраленә кадәр Хөсәен бабам Сталинград фронтында сугыша. Шул чакта бер төркем сугышчыларны «Сталинград оборонасы өчен» медале белән бүләклиләр. Алар кабат сугышка керәләр, дошман пулясы бабайга тия. Бабамны үлемнән командиры яңа гына күкрәгенә таккан медале саклап кала. Пуля тишкән медаль – безнең гаилә ядкаре. 1943 нче елның июленнән октябренә кадәр бабайлар Степной фронтында Белгород юнәлешендә барган каты сугышларда катнаша, «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнә.

Бабам сугышны Украина фронтында дәвам итә. 1944 елның 10 апрелендә Сырка авылы янында бабамнар батареясы дошман танклары белән маңгайга маңгай бәрелешә. Ул яраланган иптәшен алыштырып, төз атып дошман танкын яндыра. 11 апрель көнне сугыш тагы да көчәя, дошманның зур көчләре һөҗүмгә күчә. Румыниянең Валя-ойлор авылы янында барган каты сугышларда, дошманның күз ачкысыз уты астында 25 яшьлек старшина Хөсәен үз батареясын снарядлар белән тәэмин итеп тора. Алар дошман атакасын кире кайтаралар. Күрсәткән батырлыклары өчен бабама 3 нче дәрәҗә Дан ордены тапшырыла.

 1943 нче елның ноябреннән 1945 елның Җиңү көненә кадәр Хөсәен бабайлар полкы Икенче Украина фронтында сугыша. 1943 нче елның 18 декабрендә Новониколаевск шәһәре юнәлешендә барган каты сугышларда бабамнар батареясына тагын сугышчан позицияне сакларга кирәк була. Дошман күп нокталардан  күз ачкысыз ут яудыра. Менә пушкага снаряд биреп торучы солдат яралана, бабам тиз генә аны алыштыра. Батарея үзенә йөкләнгән сугышчан бурычны үти.  Бабам «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

       Әбием әтисенең орден, медалләрен кадерләп саклый, ләкин аларның нинди батырлыклар өчен бирелгәнен белми. Бабам вафат булганда әбием Кадрия Хөсәен кызына әле тугыз яшь кенә була.

Күптән түгел  без интернетта электрон мәгълүматлар бар икәнен белдек. Шуннан бабамның сугышчан юлын ачып бирерлек документлар таптык, бабабызның сугышчан батырлыкларын ныклап өйрәндек. Хөсәен бабай туган авылына күкрәге тулы орден-медальләр белән кайта. Аңа нибары 25 яшь була. Ләкин ул озак яшәми, сугышта алган яралар үзенекен итә, 45 яшендә яраткан хатынын, дүрт кызын калдырып үлеп китә.

Мин, Салимов Айзат, Бөек Ватан сугышында батырларча сугышкан  Фәләхи улы Хөсәен бабамның оныгы. Минем бабам – герой, безнең горурлыгыбыз. Мин бабамны бер тапкыр да күрмәсәм дә бик яратам!

Минем өлкәннәргә әйтер сүзем бар: сугыш булган, ләкин аңа кабатланырга ирек куймасагыз иде!

 Җир шарының бер почмагында да сугыш уты кабынмасын! Дөньялар имин булсын!

 

Айзат Сәлимов,

Алабуга шәһәренең 10 нчы урта мәктәбе укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: